Skip to content
Opens in a new window

[1] Башлыкларга, хакимлеккә буйсынырга һәм аларны тыңларга, һәртөрле яхшы эшкә һәрвакыт әзер торырга кирәклеген иман итүчеләрнең исләренә төшер.

[2] Аларны шулай ук беркемне дә яманламаска, бәйләнчек булмаска, әмма бар кешеләргә карата һәрнәрсәдә басынкылык күрсәтеп, йомшак күңелле булырга өйрәт.

[3] Чөнки кайчандыр без дә тинтәк, тыңлаусыз, алданган, төрле нәфес һәм ләззәтләр коллыгында идек; без тормышыбызны явызлыкта һәм көнчелектә үткәрдек; безгә нәфрәтләнделәр, һәм без дә бер-беребезгә нәфрәтләндек.

[4] Әмма Коткаручыбыз Аллаһы Үзенең игелеклелеген һәм кешеләргә карата мәхәббәтен күрсәтеп,

[5] безне коткарды. Ул моны кылган тәкъва эшләребез өчен түгел, ә Үз шәфкате белән эшләде. Гөнаһларыбызны юып, безне коткарды, без яңадан тудык һәм Изге Рух аша яңа тормыш кабул иттек.

[6] Аның мәрхәмәте белән акланып, үзебез өметләнгән мәңгелек тормыш варислары булу өчен, Аллаһы бу Рухны Коткаручыбыз Гайсә Мәсих аша безгә мул итеп яудырды.

[8] Бу сүзләр хак. Синең бу нәрсәләр турында басым ясап әйтүеңне телим, Аллаһыга иман итүчеләр үзләрен яхшы эшләргә багышласын. Болар һәммәсе яхшы һәм кешеләр өчен файдалы.

[9] Ә буш сүз көрәштерүләр, шәҗәрәләр һәм Канун турындагы бәхәс һәм ызгыш-талаштан читләш, чөнки алар файдасыз һәм мәгънәсез.

[10] Бер яки ике тапкыр кисәткәннән соң, бүленешләр китереп чыгара торган кеше белән бернинди уртак эшең булмасын.

[11] Андый кеше бозык, һәм ул гөнаһ кыла, шуның белән үз-үзен хөкемгә дучар итүен син беләсең.

[12] Мин яныңа Әртимәс яки Тухикне җибәрәм. Алар килеп җиткәч, үзең минем янга Никәполискә килү өчен, бөтен көчеңне куй, чөнки кышны анда чыгарга уйлыйм.

[13] Канунчы Зинәс һәм Апуллусны, алар бернәрсәгә мохтаҗ булмаслык итеп, бик тырышлык белән юлга әзерлә.

[14] Безнең кешеләр дә, башкаларның ихтыяҗларын канәгатьләндерә алсын өчен, үзләрен игелекле эшләргә багышларга өйрәнсеннәр, шунда аларның тормышы файдасыз булмас.

[15] Янымдагыларның һәммәсе дә сине сәламли. Безне яратучы имандашларның барысына да сәлам тапшыр. Мәрхәмәт сезнең барыгыз белән дә булсын.

Паулдан Титуска хат — Chapters