Skip to content
Opens in a new window

[1] Әмма син төпле тәгълиматка туры килгәннәрне генә өйрәт.

[2] Өлкән яшьтәге ир-атларга җиткер: алар тотнаклы, ихтирамга лаек, төпле булырга һәм иман итү, мәхәббәт, түземлектә нык торырга тиеш.

[3] Шулай ук өлкән яшьтәге хатын-кызларга да җиткер: алар үзләрен чын иман итүчеләр кебек тотарга, гайбәт сөйләшмәскә, эчкечелеккә бирелмәскә, бәлки башкаларны яхшылыкка өйрәтергә тиеш.

[4] Аллаһы сүзенә хурлык килмәсен өчен, алар яшь хатыннарны үз ирләрен һәм балаларын яратырга, төпле, саф, яхшы хуҗабикә һәм ирләренә күндәм булырга өйрәтергә тиеш.

[6] Шул рәвешчә, егетләргә дә төпле булырга нәсыйхәт бир.

[7] Аларга барлык яхшы гамәлләрдә үрнәк күрсәт. Өйрәтүләреңдә намуслы һәм җитди бул;

[8] каршы торучылар безнең турыда һичнинди начар сүз әйтә алмыйча оятка калсын өчен, сөйләмең кире какмаслык дөрес булсын.

[9] Колларга нәсыйхәт бир: бар нәрсәдә хуҗаларына буйсынсыннар, ярарга тырышсыннар, алар белән бәхәсләшмәсеннәр,

[10] урлашмасыннар, бәлки үзләренең һәрнәрсәдә чыннан да тугры булуларын күрсәтсеннәр. Шулай итеп, алар Коткаручыбыз Аллаһының тәгълиматына һәрнәрсәдә дан китерерләр.

[11] Һәр кешегә дә Аллаһының котылу алып килүче мәрхәмәте ачылган бит.

[12] Әлеге бәрәкәт, алласызлыкны һәм дөньяви нәфесләрне кире кагып, безне бу дөньяда төпле, гадел һәм Аллаһыны хөрмәт итеп яшәргә өйрәтә.

[13] Шул ук вакытта без бәхетле өметебез чынга ашуын – бөек Аллаһы һәм Коткаручыбыз Гайсә Мәсихнең шөһрәте килүен көтәбез.

[14] Безне барлык ялганнан йолып алу һәм пакьләндерү өчен, Мәсих Үзен корбан итте. Пакьләндереп, Ул безне яхшылык кылырга ашкынып торучы Үз халкы итәргә теләде.

[15] Моның һәммәсен бар хакимлегең белән сөйлә, үгетлә һәм фаш ит. Сиңа беркем дә түбәнсетеп карамасын.

Паулдан Титуска хат — Chapters