Skip to content
Opens in a new window

[1] Аллаһы колы һәм Гайсә Мәсихнең рәсүле Паулдан сәлам. Аллаһы тарафыннан сайлап алынганнарны иманга һәм диндарлыкка илтүче хакыйкатьне танып белүгә алып барырга дип җибәрелдем мин.

[2] Бу иман һәм хакыйкатьне танып белү – дөнья яратылганчы ук Аллаһы безгә вәгъдә иткән мәңгелек тормышка өметләндерә, ә Ул беркайчан да ялганламый.

[3] Билгеләнгән вакыт җиткәч, Коткаручыбыз Аллаһы боерыгы буенча миңа ышанып тапшырылган вәгазь аша, Ул Үзенең бу хәбәрен игълан итте.

[4] Минем белән бер үк иманны уртаклашучы чын углым Титуска Ата Аллаһы вә Коткаручыбыз Мәсих Гайсәдән мәрхәмәт һәм иминлек булсын.

[5] Төгәлләнмәгән эшләрне тәртипкә китерү һәм барлык шәһәрләрдә мин боерганча иман итүчеләр бердәмлекләренең өлкәннәрен билгеләү өчен, сине Критта калдырдым.

[6] Бердәмлекнең өлкәне гаепсез, бер генә хатынның ире булырга тиеш. Балалары исә иман итүчеләр, бозыклык яки буйсынмаучылыкта шелтәдән азат булырга тиеш.

[7] Бердәмлектәге җитәкче, Аллаһы эшләре белән идарә итүче буларак, бер гаепсез булырга тиеш бит. Ул тәкәббер, ачулы, эчкече, сугыш чукмары, хурлыклы табышка омтылучан түгел,

[8] бәлки кунакчыл, яхшылык сөючән, төпле, гадел, диндар, үз-үзен тота белүче булырга тиеш.

[9] Башкаларны төпле тәгълимат белән үгетли һәм әлеге тәгълиматка каршыларны кире кага алсын өчен, шул тәгълиматка туры килгән ышанычлы сүзне тотарга тиеш.

[10] Буйсынмаучан, такылдык һәм ялганчы кешеләр бигрәк тә сөннәтле иярченнәр арасында күп.

[11] Авызларын ябарга мәҗбүр итәргә кирәк аларны, чөнки хурлыклы табыш хакына, тиеш булмаганнарны өйрәтеп, бер бөтен гаиләләрне җимерәләр.

[12] Араларыннан берәү, аларның бер акыл иясе: «Критлылар – һәрвакыт алдакчы, явыз ерткычлар, ялкау һәм гуҗлар», – дигән.

[13] Бу шаһитлык хак. Шуңа күрә төпле иманны тотсыннар һәм яһүдиләрнең риваятьләренә һәм хакыйкатьне кире кагучыларның кагыйдәләренә таянмасыннар өчен, аларны бик нык шелтәлә.

[15] Сафлар өчен барысы да саф, әмма бозык һәм имансыз кешеләр өчен бернинди саф нәрсә юк, чөнки аларның акыллары һәм вөҗданнары бозык.

[16] Алар, Аллаһыны беләбез, дип ышандыралар, әмма эшләре белән Аңардан ваз кичәләр. Алар әшәке, тыңлаусыз һәм һәртөрле игелекле эш өчен файдасыз.

Паулдан Титуска хат — Chapters