Skip to content
Opens in a new window

[1] Тереләрне һәм үлеләрне хөкем итәчәк Мәсих Гайсә Патша булып киләчәге хак, шуңа күрә Аллаһы һәм Мәсих Гайсә алдында сиңа җитди рәвештә кушам:

[2] Аллаһы сүзен игълан ит, моны уңайлы һәм уңайсыз вакытта да эшләргә әзер тор, төзәт, шелтәлә, өйрәткәндә, һәрвакыт сабырлык белән үгетлә.

[3] Шундый вакыт килер: төпле тәгълиматны тыңларга теләмәсләр, үзләренә ошаган, колакларына ятышлы итеп өйрәтүче укытучыларны гына үзләре янына күп итеп җыярлар,

[4] һәм, хакыйкатьне тыңламыйча, кешеләр уйлап чыгарган риваятьләргә колак салырлар.

[5] Син исә беркайчан да югалып калма, кайгыларга түземле бул, Яхшы хәбәр тарат, үз хезмәтеңне башкарып чык.

[6] Тормышым озакламый корбан ителер, бу дөньядан китәр вакытым җитте.

[7] Мин яхшы көрәштем, ахырга тикле йөгердем, иманны саклап калдым.

[8] Хәзер мине җиңүче бүләге – хаклык таҗы көтә. Хаким Гайсә, гадел Хөкемче, миңа аны киләсе көнне бирәчәк. Миңа гына түгел, бәлки Үзенең килүен сагынып көтүчеләрнең барысына да бирәчәк.

[9] Тиздән минем янга килергә тырыш,

[10] чөнки бу дөньяны яратып, Димас мине ташлап, Тессалуникә шәһәренә, Крискис – Гәләтия, Титус – Далматия өлкәләренә киттеләр.

[11] Монда минем белән бер Лүк кенә. Маркны үзең белән алып кил, чөнки ул хезмәтемдә миңа ярдәм итә ала.

[12] Тухикне исә мин Эфес шәһәренә җибәрдем.

[13] Килгәндә, Троас шәһәрендә Карпларда калдырган җиләнемне һәм язма төргәкләремне, бигрәк тә күннән ясалганнарын алып кил.

[14] Тимерче Искәндәр миңа күп явызлыклар эшләде. Хаким аңа эшләренә карап түләр.

[15] Үзең дә аннан саклан, чөнки ул сүзләребезгә бик нык каршы килде.

[16] Үземне беренче тапкыр яклаган вакытта минем белән беркем дә юк иде, барысы да мине калдырып китте. Бу аларга гаеп булып саналмасын!

[17] Хаким исә минем янда булды һәм, Аллаһының хәбәре минем аркылы тулысынча игълан ителсен һәм бар халыкларга ишетелсен өчен көч бирде һәм мин арыслан авызыннан коткарылдым.

[18] Хаким мине һәрбер явыз эшләрдән йолып алыр һәм, коткарып, Үзенең Күктәге Патшалыгына алып китәр. Аңа мәңгедән мәңгегә дан. Амин.

[19] Прискиллә белән Әкүл һәм Онисифорлар гаиләсен сәламлә.

[20] Эрасты Көринт шәһәрендә калды. Трофимны Милит шәһәрендә авыру килеш калдырдым.

[21] Кышка хәтле килеп җитәргә тырыш. Сине Әүбүл һәм Пудис, Лин белән Кләүдия һәм барлык имандашлар сәламли.

[22] Хаким Гайсә синең рухың белән булсын. Мәрхәмәт сезнең белән булсын.

Паулдан Тимутәйгә икенче хат — Chapters