Skip to content
Opens in a new window

[1] Беркөнне кайнанасы Нагомия аңа: – Кызым, бәлки, сиңа яшәр өчен уңайлырак урын табарга, тормышыңны җайга салыргадыр? – диде. –

[2] Синең белән бергә эшләгән хезмәтче хатын-кызларның хуҗалары, безгә туган тиешле Богаз, бүген төнлә ындырда арпа җилгәрә.

[3] Син юын-төзәтен, хушбуй сөртен дә, кешелеккә дигән киемнәреңне киеп, ындыр табагына бар, әмма, Богаз ашап-эчкәнче, аның күзенә чалынма.

[4] Ул йокларга җыенгач, аның кай тирәгә ятканын чамалап кал да, йокыга китүенә, өстендәге җәймәсен ачып, аяк очына кереп ят. Аннары ни эшләргә икәнен ул сиңа үзе әйтер.

[5] Кайнанасына Рут: – Мин барысын да син кушканча эшләрмен, – диде.

[6] Шуннан ул ындыр табагына юнәлде һәм барысын да кайнанасы кушканча эшләде.

[7] Ашап-эчеп күңеле хушланганнан соң, Богаз эскерт төбенә барып йокларга ятты. Рут исә, акрын гына килеп, аның аяк очындагы җәймәсен күтәрде дә шунда кереп ятты.

[8] Төн уртасында Богаз сискәнеп уянып китте һәм аяк очында яткан хатынны абайлап алды.

[9] – Син кем? – дип сорады хатыннан Богаз. – Синең колың Рут, – дип җаваплады хатын. – Колыңны шәфкать канатың астына алсаңчы. Син миңа туган тиешле кеше бит.

[10] – Раббы сиңа фатихасын күндерсен, кызым! – диде Богаз. – Син үзеңә ни бай, ни ярлы яшь кияү эзләп китмәгәнсең – кылган гамәлләреңнең иң яхшысыдыр бу.

[11] Моннан ары, кызым, бернәрсәдән дә курыкма, теләкләреңнең һәммәсен дә үтәрмен, чөнки синең инсафлы хатын булуыңны бөтен шәһәр халкы белә.

[12] Сүзең хактыр: мин сиңа туган тиешлемен, әмма синең миннән дә якынрак тагын бер туганың бар.

[13] Бу төнгә биредә кал, ә иртәгә, әгәр ул туганың синең яклаучың булырга теләсә, бик яхшы, аның янына барырсың, әгәр инде теләмәсә, яклаучың мин булырмын – Раббы моңа Үзе шаһиттыр! Ә хәзер таңга кадәр шушында йокла.

[14] Шулай итеп, Рут бу төнне Богазның аяк очында йоклады, ә иртәгесен таң беленер-беленмәстә торып басты. Богаз: «Ындыр табагына хатын-кыз килгәнне берәү дә белмәсә иде», – дип уйлап,

[15] Рутка: – Алъяпкычыңны тотып тор, – диде дә Рутның алъяпкычына алты үлчәм арпа салды, аннары шәһәргә кайтып китте.

[16] Ә Рут үзенең кайнанасы янына юл алды. – Йә, нәрсә, кызым? – дип сорады Нагомия аңардан. Рут аңа Богазның ниләр эшләвен сөйләп бирде

[17] һәм, әйткәннәренә өстәп, болай диде: – Менә бу алты үлчәм арпаны ул миңа: «Кайнанаң янына буш кул белән кайтма», – дип бирде.

[18] Кайнанасы аңа: – Кызым, эшнең нәрсә белән бетәсен сабыр гына көт, чөнки Богаз әйткән сүзен көнендә үтәмичә тынычлана алмый торган кеше, – диде.

Рут — Chapters