[1] Биредә Нагомиянең мәрхүм иренә туган тиешле, чыгышы белән Әлимәлик нәселеннән булган Богаз исемле могтәбәр бер кеше яши иде.
[2] Бервакыт мәаби Рут Нагомиядән: – Басуга барып, берәр мәрхәмәтле бәндә артыннан башак җыеп кайтырга ярыймы? – дип сорады. Кайнанасы аңа: – Бар, кызым, – диде.
[3] Рут, басуга чыгып, уракчылардан соң коелып калган башакларны җыярга тотынды. Басуның бу өлеше мәрхүм Әлимәлик нәселеннән булган Богазныкы иде.
[4] Бервакыт басуга Бәйт-Лехемнән Богаз үзе дә килде һәм уракчыларына: – Раббы сезнең белән булсын! – дип, сәламен күндерде. Уракчылары исә аңа: – Раббы сине мөбарәк кылсын! – дип җавап кайтарды.
[5] Шунда Богаз уракчыларга күз-колак булырга тиешле хезмәтчесеннән: – Бу яшь хатын кемнеке? – дип сорады.
[6] Хезмәтчесе аңа: – Нагомия белән бергә Мәаб җиреннән кайткан мәаби хатын ул, – диде.
[7] – Уракчылардан соң көлтәләр арасында калган башакларны җыярга рөхсәт сораган иде. Иртәдән бирле башак җыя менә, чатырга керми дә диярлек.
[8] Богаз Рутка әйтте: – Менә нәрсә, кызым, биредән китеп, башкалар басуыннан башак җыеп мәшәкатьләнмә, гел шушында, минем хезмәтче хатын-кызларым янында бул;
[9] алар кайсы басуда урсалар, алар артыннан җыеп йөр. Мин хезмәтчеләремә сине борчымаска боерырмын. Сусый калсаң, хезмәтчеләрем тутырган чүлмәкләрдән эчеп, сусыныңны басарсың, – диде.
[10] Бу сүзләрне ишеткәч, Рут, башын җиргә иеп, Богаздан сорады: – Ни өчен син миңа карата шулай игелеклесең? Чит кеше булуымны белә торып, нигә мине шулай үз итәсең?
[11] – Иреңне җирләгәннән соң, кайнанаң өчен синең ни-нәрсәләр эшләвең, ата-анаңны, туган илеңне калдырып, моңарчы сиңа таныш булмаган халык арасына килеп керүең миңа бик яхшы мәгълүм, – дип җавап бирде Богаз.
[12] – Кылган игелегең өчен, Раббы сиңа яхшылык белән җавап кайтарсын! Раббының, Исраил Алласының шәфкать канаты астына сыенырга дип килгәнең өчен, Раббы сине Үзе бүләкләсен!
[13] – Игелегеңнән ташламасаң иде, әфәндем! – диде аның бу сүзләренә каршы Рут. – Мин колыңны тынычландырдың, хезмәтчеләрең дәрәҗәсенә дә лаек булмаган хатынны күңелгә хуш сүзләрең белән юаттың.
[14] Төш вакытында Богаз Рутка: – Бире кил, ризыктан авыз ит, икмәгеңне шәраб серкәсенә манып аша, – диде. Рут уракчылар янына килеп утырды, Богаз биргән кыздырган орлыкны ашый башлады; тамагы туйганнан соң да, әле аның ризыгы калды.
[15] Аннары ул, торып, тагын башак җыярга тотынды. Богаз үзенең хезмәтчеләренә: – Көлтәләр арасында коелып калган башакларны да җыйсын, кыерсытмагыз аны, хәтта көлтәгездән дә учма-учма өлеш чыгарыгыз, җыйсын, сүз әйтмәгез аңа, – диде.
[17] Шул рәвешле, Рут кичкә хәтле басуда башак җыйды, аннары аны сугып җилгәрде. Бөтенесе бер эфа чамасы арпа чыкты.
[18] Шуннан соң ул шәһәргә кайтты һәм җыйган ашлыгын кайнанасына күрсәтте. Аннары төш вакытында үзеннән артып калган ризыкны кайнанасына сузды.
[19] Кайнанасы аңардан: – Син бүген кайда эшләдең, арпаны кайдан җыйдың? – дип сорады. – Сиңа игелек күрсәткән кешегә Аллаһының рәхмәте яусын! Рут аңа Богаз исемле кешенең басуында эшләгәнен әйтте.
[20] Шунда Нагомия үзенең килененә: – Раббы аны фатихаласын! Ул тере бәндәләргә дә, үлеләргә дә мәрхәмәтле! Богаз – безнең якын кардәшебез, безгә туган тиешле кеше, – диде.
[21] Мәаби Рут аңа әйтте: – Ул хәтта миңа: «Урак өсте беткәнче, минем хезмәтчеләрем янында бул», – диде.
[22] Нагомия: – Аның хезмәтчеләре белән эшләвең бик әйбәт, кызым, – диде. – Башка басуда сиңа кыен булыр, рәнҗетүләре бар.
[23] Богазның хезмәтче хатын-кызлары арпа вә бодайны урып бетергәнче, Рут әнә шулай алар янында башак җыйды, яшәвен исә кайнанасы белән яшәде.