[1] Кан коючы шәһәргә – кайгы! Алдау вә талау белән тулы ул; юлбасарлык туктап тормый анда.
[2] Камчылар шартлавы, ат тоякларының дөпелдәве, тәгәрмәчләр, сугыш арбаларының дөбердәве яңгырап тора анда.
[3] Томырылып, атлы гаскәр килә, кылычлар ялтырый, сөңгеләр ялык-йолык итә. Күпме кеше үтерелгән! Мәетләр өелеп ята, бихисаптыр алар – мәетләргә абынып йөриләр.
[4] Үтә чибәр, сихри көчкә ия шушы фахишә Ниневәнең азгынлыгы аркасында килеп чыкты болар. Азгынлыгы белән – халыкларны, тылсымы белән кавемнәрне үзенә җәлеп итте ул.
[5] «Менә, Мин сиңа каршы чыгам! – ди Күкләр Хуҗасы Раббы. – Күлмәгеңнең итәген йөзеңә каплыйм да халыкларга шәрә тәнеңне, патшалыкларга оят җиреңне күрсәтәм!
[6] Өстеңә пычрак ыргытам, сине хурлыкка калдырам, кешеләр алдында оятлы итәм!
[7] Күргән һәркем синнән качар һәм: „Ниневә тар-мар ителгән! Кем аны кызганыр?! Юатучы аны табылырмы?!“ – дияр».
[8] Нил елгасы ярында торган, су белән уратып алынган Но-Амоннан яхшыракмы син?! Но-Амонны елга саклый, һәм су аның өчен дивар сыман иде;
[9] Хәбәшстан вә Мисыр аңа чик-чамасыз көч биреп тора, Пут вә Луб аның ярдәмчеләре иде.
[10] Шуңа да карамастан, Но-Амон сөрелгән, әсир ителгән; аның сабый балаларын урам чатларында бәреп үтергәннәр, аксөякләрен, жирәбә салып, кол иткәннәр, түрәләренә богау салганнар.
[11] Әй Ниневә, син дә шундый касәдән эчеп сәрхуш булырсың, син дә дошманыңнан котылып сыеныр урын эзләрсең.
[12] Синең барлык ныгытмаларың җимеше өлгергән инҗир агачы кебек: агачны селкетсәң, җимеше туп-туры авызга килеп төшәчәк.
[13] Күрче: синең гаскәриләр хатын-кыздай куркак! – Илең капкалары дошман алдында төбенә кадәр ачык, аларның бикләре янып беткән.
[14] Камалышта калырга әзерлән! Эчәр өчен су җый! Ныгытмаларыңны төзекләндер! Пычракка кереп, балчык из, кирпеч сугарга калыбыңны ал!
[15] Тик шулай да сине ут йотар, саранча йә чикерткә кебек үрчесәң дә, саранча уңышны юк иткәндәй, кылыч тураклар үзеңне.
[16] Сәүдәгәрләрең күктәге йолдызлардан күбрәк, ләкин алар, канатын җәеп очып киткән саранча сыман, бик тиз юкка чыгар.
[17] Синең сакчыларың – чикерткә, гаскәр башлыкларың саранча күче кебек: салкын көндә алар диварларга килеп куна, кояш чыкты исә – кайсы кая очып тарала.
[18] Көтүчеләрең йоклый синең, Ашшур патшасы, түрәләрең ял итә, халкың тауларга сибелгән, аларны бергә җыярдай һичкем юк.
[19] Синең җәрәхәтне дәвалап булмас, синең яраң – үлем ярасыдыр. Синең хакта ишеткән һәркем кул чабар: чик-чамасыз явызлыгың кемгә генә кагылмады икән?!