[1] Хабаккук пәйгамбәргә иңгән вәхи.
[2] Йа Раббы, мин Сиңа ярдәм сорап ялварам, ә Син ишетмисең, Сиңа: «Җәбер-золым кылалар!» – дип кычкырам, ә Син коткармыйсың. Кайчанга кадәр дәвам итәр бу?!
[3] Нигә Син хаксызлык күрүемә юл куясың? Нигә Син, нахак эшләр күрсәң дә, берни кылмыйсың? Әйләнә-тирәмдә – талау вә көчләү, гауга вә ызгыш-талаш.
[4] Шуңа күрә Канун үз көчен җуйды, гаделлек юк бүтән. Яман кешеләр тәкъваларны җиңә, мәхкәмәләр нахак хөкем чыгара.
[5] «Әйләнәдәге халыкларга күз салып, игътибар белән карасагыз хәйран калырсыз! – ди Раббы. – Сез яшәгән көннәрдә Мин шундый эш эшләячәкмен ки, аны сезгә сөйләгән булсалар, сез ышанмас та идегез.
[6] Менә, Мин рәхимсез вә явыз килданиләрне яуга күтәрәм. Ил-йортларны басып алыр өчен, алар бөтен дөнья буйлап чабып узарлар.
[7] Дәһшәтле бу халык барысын да шомга сала, ул тәкәббер һәм үзенә яраклы кануннарны үзе чыгара.
[8] Аларның атлары капланнан җитезрәк, ач бүредән өлгеррәк; атлы гаскәре җан-фәрманга чаба, җайдаклары ерактан ук табышына ташланган бөркеттәй очып килә.
[9] Талар өчен атлыгып чаба бу халык, диңгездәге ком бөртеге санынча әсирләр җыя.
[10] Патшалардан мәсхәрәләп көлә ул, түрәләр дә аның өчен көлке генә, һәртөрле ныгытма да көлке – каршына туфрак өя дә аны яулап ала.
[11] Шуннан соң, җил кебек котырынып, алга баруын дәвам итә. Әмма „Безнең илаһыбыз – беләктәге көч“ дип уйлаучы шушы халык гаепледер».
[12] Әй Раббы, Син әзәли Зат! Әй изге Аллам, Син үлемсездер! Әй Раббы, хөкемеңне гамәлгә ашырыр өчен тәгаенләдең Син ул халыкны! Әй Кыяташым, җәза бирү өчен билгеләдең Син аны!
[13] Синең саф күзләрең явызлыкка карарга теләми, нахак эшне күрәлмыйсың Син. Ник алайса мәкерле бәндәләргә чыдап торасың һәм явызлар үзләреннән тәкъварак булганнарны йотып бетергәндә дәшмисең?
[14] Адәм балаларын Син диңгездәге балыклар, суда кайнашкан җан ияләре кебек иттең, юлбашчысыз калдырдың.
[15] Килданиләр аларны кармагына эләктереп тарта, ятьмәсе белән тотып сөйри, сөрәкәсенә җыеп ала; шуңа куана һәм тантана итә.
[16] Әнә шуның өчен килданиләр, үзләренең ятьмәсенә атап, корбаннар китерә, сөрәкәсенә багышлап, хуш исле сумала-майлар көйрәтә, чөнки шулар ярдәмендә аларның байлыгы да, затлы-татлы ризыгы да мулдан.
[17] Алар һаман шулай үзләренең ятьмәсе белән байлык аулар һәм рәхимсез рәвештә халыкларны кырырмы?