[1] Синең өскә җимерүче дошман килә, Ниневә: ныгытмаларыңа сакчылар куй, юлларны күзәт, билеңне ныгытып бу да бар көчеңне бер йодрыкка төйнә!
[2] Чөнки Раббы Ягъкубның – Исраилнең бөеклеген кире кайтарыр, гәрчә бөлдерүчеләр инде илне вәйран итеп, йөзем куакларына кадәр бар нәрсәне кырып бетергән булса да.
[3] Дошман баһадирлары кызыл калкан тоткан, сугышчылары куе кызыл кием кигән; сугышка әзерләнгән көнне арбалары ялт-йолт итә, сөңгеләре чайкала.
[4] Ялкындай ялтырап, яшендәй атылып, урамнар буйлап арбалар чаба, мәйданнардан ашкынып уза.
[5] Дошман үзенең гаскәрбашларына фәрман биреп, тегеләр абына-абына шәһәр диварына, җимерүче җайланма янына омтыла.
[6] Елга капкалары инде ачылган, сарай җимерелә.
[7] Хәл ителгән: шәрә калган Ниневә әсирлеккә китәчәк. Аның кол кызлары, күкрәкләрен төя-төя, күгәрченнәр кебек ыңгыраша.
[8] Ниневә хәзер суы агып киткән буа кебек булды: качып баручыларга: «Туктагыз, туктагыз!» – дип кычкыралар, тик һичкем әйләнеп кайтмый.
[9] «Урлагыз көмешләрен, алтыннарын урлагыз! Бихисап зур Ниневәнең байлыгы!» – дип кычкыра баскынчылар.
[10] Ниневә таланган, бушап калган, тәмам бөлгән! Куркудан йөрәкләр туктап кала, тез буыннары калтырый; гәүдәләр дер-дер килә, йөзләр ап-ак.
[11] Арысланның өне, яшь арысланнар туена торган урын кайда хәзер? Анда ата вә ана арыслан үзләренең балалары белән йөри, һәм аларга куркыныч янамый иде.
[12] Балаларын туйдырыр өчен, арыслан күпме киек өзгәләде, ана арысланнары өчен күпме корбаннар буды, табыш белән – мәгарәсен, ботарланган киек белән өнен тутырды!
[13] «Менә, Мин сиңа каршы чыгам! – ди Күкләр Хуҗасы Раббы. – Мин синең арбаларыңны яндырырмын – алар төтенгә әйләнер; кылыч синең яшь арысланнарыңны юк итәр; син инде җир йөзендә үтереп-талап көн күрмәссең, илчеләреңнең тавышы бүтән ишетелмәс».