[1] Күзәтү урынына – манарага менеп басыйм, Раббының миңа нәрсә әйтүен, зарлануыма каршы ни дип җавап бирүен көтим.
[2] Раббы миңа җавап биреп әйтте: «Сиңа иңгән вәхине язып куй, аны такталарга аңлаешлы итеп яз, хәтта йөгереп барган кеше дә бер карауда укырлык булсын.
[3] Чөнки әлеге вәхи киләчәктәге билгеле бер вакытка карый, һәм бу вакытның якынлашып килүе турында сөйли, алдамый; тиз генә гамәлгә ашмаса да көт син аны – һичшиксез киләчәк ул, тоткарланмаячак».
[4] Менә, күңеле саф булмаган кеше тәкәббердер! Ә тәкъва кешене иманы яшәтәчәк.
[5] Дөрестән дә, тәкәббер кеше байлыкка алдана. Ул тынычлана алмый: авызын үлеләр аймагы кебек зур итеп ача – үлем кебек һич кенә дә туя белми. Ул барлык кавемнәрне буйсындыра, барлык халыкларны кул астына җыя.
[6] Әмма әлеге әсирләр барысы да: «Бүтәннәрне талап, рәһен итеп алган әйберләрне кире бирмичә баеган халыкка – кайгы! Бер азагы булыр моның!» – дип, синнән көлмәсләрме, мыскыллап җырламаслармы?!
[7] Синнән бурычка алганнар, уянып, көтмәгәндә күтәрелер дә сине дәһшәткә салыр, һәм син аларның табышына әйләнерсең.
[8] Байтак халыкларны талаган, адәмнәрнең канын койган, аларның илләрен, шәһәрләрен туздырып бетергән өчен, синең үзеңне бөлгенлеккә төшерерләр.
[9] Афәт тырнагына эләкмәс өчен, үз оясын югарыда корып, хәрәм юл белән байлык туплаучыга – кайгы!
[10] Күпме халыкларны юк итеп, син үз йортыңның яманатын тараттың, үз башыңа бәла алдың.
[11] Хәтта йорт диварындагы ташлар да, аларга кушылып, агач өрлекләр дә сиңа каршы шаһитлык итәрләр.
[12] Кан өстендә шәһәр төзүчегә, җинаять кылып, ныгытма коручыга – кайгы!
[13] Хактыр: халыклар үзләрен юкка алҗыта – аларның эшләгәне утка азык булачак. Моны шулай Күкләр Хуҗасы Раббы хәл итеп куйган.
[14] Диңгезләр су белән тулган кебек, җир йөзе Раббы данын танып белү белән тулачак.
[15] Ялангач бәдәннәрен тамаша кылыйм дип, күршеләренә ачу катыш шәраб эчертүчегә – кайгы!
[16] Син дан белән түгел, хурлык белән тукланырсың. Эч әйдә, шәрә тәнеңне күрсәт! Раббының уң кулындагы җәза касәсе сиңа да килеп җитәр – даның хурлык белән алышыныр.
[17] Шулай, Ливан җирендә кылган залимлегең үз башыңа төшәр, андагы җанварларны кырган өчен, син дер калтырап яшәрсең. Син адәм каны койдың, илгә, шәһәрләргә – анда яшәүчеләргә җәбер-золым кылдың.
[18] Кеше кулы ясаган поттан ни файда?! Пот-санәм – ялган остаз ул, нәрсәгә өйрәтә ала ул?! Аны ясаган һөнәрче үзе аңа иман итсә дә, аның илаһы – бары тик телсез сын гына.
[19] Агачка: «Уян!», телсез ташка: «Торып бас!» – дип әйтүчегә – кайгы! Алтын-көмеш белән капланган андый җансыз илаһ берәр нәрсәгә өйрәтә аламы?!
[20] Раббы исә Үзенең изге йортындадыр; Аның алдында бар дөнья тын калсын!