Skip to content
Opens in a new window

[1] Имандашлар, кем дә булса берәү ниндидер гөнаһ кылганда тотыла икән, сез, Рух буенча яшәүчеләр, аны басынкылык белән төзәтегез. Тик коткыга бирелмәс өчен, һәрберегез үз-үзен күзәтсен.

[2] Бер-берегезнең авыр йөкләрен күтәрешегез, шулай итеп Мәсих канунын үтәрсез.

[3] Үзен зурга санап, чынлыкта һичкем булмаган кеше үз-үзен алдый.

[4] Һәркем үз эшен сынасын, шул чакта ул үзен башка берәү белән чагыштырмыйча, эшләгәне белән горурлана алыр.

[5] Һәркем үз йөген үзе йөртергә тиеш бит.

[6] Аллаһы сүзе белән үгетләнә торган кеше үзенең барлык яхшы нәрсәләрен нәсыйхәтчесе белән уртаклашсын.

[7] Алданмагыз: Аллаһы түбәнсетүләргә дучар була алмый. Кеше ни чәчсә, шуны урыр.

[8] Үзенең гөнаһлы табигатенә чәчүче аннан һәлакәт урыр, ә Рухка чәчүче Аңардан мәңгелек тормыш алыр.

[9] Игелек эшләргә ялыкмыйк, әгәр тукталып калмасак, вакытында уңышны урып алырбыз.

[10] Шуңа күрә, җае чыккан саен, һәркемгә бигрәк тә имандашларга игелек эшлик.

[11] Карагыз, үз кулым белән сезгә нинди зур хәрефләр белән язам.

[12] Әйләнә-тирәдәгеләргә яхшы тәэсир калдырырга теләүчеләр, үзләре Мәсих хачы хакына эзәрлекләнмәсеннәр өчен генә, сезне сөннәтле булырга мәҗбүр итәргә тырышалар.

[13] Сөннәткә утыртылганнар үзләре дә Канунны тотмыйлар, ләкин тән йоласына дучар итеп, сезнең белән мактану өчен, сөннәтле булуыгызны телиләр.

[14] Мин исә Хакимебез Гайсә Мәсих хачыннан башка һичнәрсә белән мактанырга теләмим, шул хачка бу дөнья – минем өчен, ә мин дөнья өчен кадакландым.

[15] Сөннәт кылуның да, кылмауның да һич әһәмияте юк, фәкать яңа зат итеп яратылу гына әһәмиятле.

[16] Шушы кагыйдә буенча эш итүчеләргә һәм Аллаһының чын халкына да иминлек һәм шәфкать булсын.

[17] Алга таба миңа һичкем авырлык тудырмасын, чөнки тәнемдә Гайсәнең яра эзләрен йөртәм.

[18] Имандашлар, Хакимебез Гайсә Мәсихнең мәрхәмәте сезнең рухыгыз белән булсын. Амин.

Паулдан гәләтиялеләргә хат — Chapters