[1] Мәсих безне ирекле булу өчен азат итте. Шуңа күрә нык торыгыз һәм яңадан коллык золымына төшмәгез.
[2] Тыңлагыз! Мин, Паул, сезгә әйтәм: әгәр сөннәткә утыртыласыз икән, сезгә Мәсихтән һичнинди файда булмас.
[3] Сөннәтләнүче һәр кешегә аның бөтен Канунны үтәргә тиешлеген кабат раслыйм.
[4] Канунны үтәп, аклану алырга тырышучылар, сез Мәсихтән аерылып киттегез һәм Аллаһы мәрхәмәтеннән мәхрүм булдыгыз.
[5] Без исә Аллаһы тарафыннан акланырбыз дип өметләнәбез, һәм иман иткәнгә күрә, аның тормышка ашуын Рух ярдәме белән ашкынып көтәбез.
[6] Мәсих Гайсәдә сөннәт тә, сөннәтсез булу да бернинди әһәмияткә ия түгел, мәхәббәт белән эш итүче иман гына әһәмиятле.
[7] Сез йөгерешне яхшы башладыгыз, шулай булгач, сезгә хакыйкатькә буйсынырга кем комачаулады икән?
[8] Сезне ышандырырга тырышкан нәрсә сезне Чакыручыдан түгел.
[9] Аз гына ачыткы бөтен камырны ачыта.
[10] Хаким Гайсәгә таянып, мин сезнең башкача фикер йөртмәячәгегезгә ышанам, ә сезне котыртучы, кем булуына карамастан, җәзасын алыр.
[11] Имандашлар, мин әле дә, сөннәткә утырту кирәк, дип өйрәтәм икән, мине тагын ни өчен эзәрлеклиләр соң? Ул чагында хач турындагы тәгълиматым киртә булмас иде.
[12] Сезне борчучылар сөннәткә утырту белән үз-үзләрен харап итсеннәр иде!
[13] Имандашлар, сез иреккә чакырылдыгыз, әмма ләкин ирегегез кешелек табигатен канәгатьләндерү өчен сылтау булмасын, бер-берегезгә мәхәббәт белән хезмәт итегез.
[14] Канунның бар асылы бер әмердә тупланган: «Якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат».
[15] Ә бер-берегезгә ерткыч җанварлардай һөҗүм итәсез икән, сак булыгыз: бер-берегезне кырып бетерә күрмәгез.
[16] Сезгә әйтәм: Рух буенча яшәгез, шул чакта гөнаһлы табигатьнең теләкләрен үтәмәссез.
[17] Гөнаһлы табигать – Рухка каршы, ә Рух гөнаһлы табигатькә каршыны тели: алар бер-беренә каршы торалар, шуңа күрә сез теләгәнегезне эшли алмыйсыз.
[18] Әмма сезнең белән Изге Рух җитәкчелек итә икән, ул чакта сез Канун хакимлегендә түгел.
[19] Гөнаһлы табигатьнең эшләре күренеп тора: алар – фәхешлек, бозыклык, азгынлык,
[20] потка табыну, сихерчелек, дошманлык, ызгыш-талаш, хөсетлек, бик нык ярсу, үз-үзеңә файда эзләү, низаглар, үзара каршылыклар,
[21] көнчелек, эчкечелек, котырынкы эчү мәҗлесләре һәм шуларга охшаш башкалар. Инде элек әйткәнемчә, сезне яңадан кисәтәм: болай эшләүчеләр Аллаһы Патшалыгына ия булмаслар.
[22] Изге Рух исә мәхәббәт, шатлык, иминлек, сабырлык, игелеклелек, изгелек, тугрылык, басынкылык, тотнаклылык тудыра. Мондыйларга каршы бернинди канун юк.
[24] Ә Мәсих Гайсәнекеләр гөнаһлы табигатьләрен дәрте һәм теләкләре белән бергә хачка кадакладылар.
[25] Рух белән яшибез икән, Рух буенча эш итәргә дә тиешбез.
[26] Бер-беребезне ярсытып, бер-беребездән көнләшеп, дан сөюче булмыйк.