Skip to content
Opens in a new window

[1] Их, акылсыз гәләтиялеләр! Сезнең зиһенегезне кем чуалтты икән?! Ә бит Гайсә Мәсих сезнең күз алдында ук хачка кадаклангандай ачык сурәтләнде!

[2] Сездән шуны гына белергә телим: сез Аллаһы Рухын Канун таләпләрен үтәп яки ишеткәнегезгә ышанып алдыгызмы?

[3] Сез шулкадәр акылсызмыни? Сез Изге Рух белән башладыгыз, ә хәзер максатыгызга үз көчегез белән генә ирешергә телисезме?

[4] Башыгыздан кичергәннәрнең барысы да файдасызга булдымыни? Чынлап та шулаймы?!

[5] Аллаһы сезгә Рухны бирә һәм арагызда могҗизалар тудыра. Ул моны сез Канунны үтәгәнгә яки ишеткәнегезгә ышанган өчен эшлиме?

[6] Ибраһимны исегезгә төшерегез. Изге язмада аның турында: «Ул Аллаһыга ышанды, һәм шуның белән тәкъва булып саналды» диелгән.

[7] Моннан шуны аңлагыз: иманга таянучылар – Ибраһимның чын балалары.

[8] Изге язма, Аллаһының башка халыкларны иман аркылы аклаячагын алдан күреп, Ибраһимга: «Бар халыклар синең аша фатиха алачак» дигән Яхшы хәбәрне белдерде.

[9] Димәк, иманга таянучылар иманлы Ибраһим белән бергә фатиха алалар.

[10] Ә инде Канунны үтәүләренә таянучыларның барысына да каргыш төшкән. Изге язмада: «Канун китабында язылганнарның бөтенесен даими үтәмәүче һәркем ләгънәтләнгән», – дип язылган бит.

[11] Билгеле ки, Аллаһы алдында Канун белән һичкем аклана алмый, чөнки «Иман аша акланган кеше яшәячәк».

[12] Канун исә иманга нигезләнмәгән, киресенчә, «Канун таләпләрен үтәүче кеше алар белән яшәячәк».

[13] Мәсих безнең урынга ләгънәтләнеп, безне Канун ләгънәтеннән йолып алды, Изге язмада: «Агачка асып куелган һәркем ләгънәтләнгән», – дип язылган бит.

[14] Ибраһимга бирелгән фатиха Мәсих Гайсә аша башка халыкларга да ирешсен һәм вәгъдә ителгән Рухны иман аркылы алсыннар дип, Мәсих безнең хакка шулай эшләде.

[15] Имандашлар! Мин сезгә көндәлек тормыштан бер мисал китерәм: кешенең гамәлгә куелган васыятен дә һичкем юкка чыгара яки аңа һичбер нәрсә өсти алмагандай, бу очракта да шулай.

[16] Вәгъдәләр Ибраһимга һәм аның токымына бирелгән булган. Монда күпләр турында әйтелгәндәй, «токымнарына» түгел, берәүгә генә «токымыңа» диелгән, ә ул – Мәсих.

[17] Мин менә нәрсәне күздә тотам: Аллаһы тарафыннан расланган килешүне дүрт йөз утыз елдан соң чыккан Канун гамәлдән чыгара алмый һәм, шул рәвешчә, вәгъдәнең көчен бетерә алмый.

[18] Аллаһының мирасы Канунны үтәүгә бәйле булса, ул инде вәгъдә белән бәйле булмый бит. Әмма ләкин Аллаһы Ибраһимга мирасын нәкъ вәгъдә аркылы бүләк иткән.

[19] Канун ни өчен кирәк соң? Канун, явызлыкларны күрсәтү өчен, соңрак бирелгән. Вәгъдә бирелгән Токым килгәнче, бу Канун гамәлдә булган. Аны фәрештәләр арадашчы аша тапшырганнар.

[20] Берәү өчен генә арадашчы кирәк булмый, ә Аллаһы бер.

[21] Шулай булса, Канун Аллаһының вәгъдәләренә каршы чыгамыни? Һич тә юк! Әгәр дә тормыш бирә алырлык канун бирелгән булса, кеше, чыннан да, канунны үтәү аркылы акланыр иде

[22] Әмма Изге язма бөтен дөньяны гөнаһ әсире дип игълан итә, шуңа күрә вәгъдә ителгән нәрсә иман итүчеләргә Гайсә Мәсихкә инану аша бирелә.

[23] Ә инде иман килгәнче һәм ул ачыласы вакытка кадәр, без Канун сагы астында, тоткынлыгында кала бирдек.

[24] Шулай итеп, безне иман аркылы Аллаһы акласын дип, Мәсих килгәнче, Канун безгә тәрбияче булды.

[25] Әмма хәзер иман килгәч, без инде тәрбияче кул астында түгел.

[26] Гайсә Мәсихкә булган иманыгыз аша барыгыз да – Аллаһы балалары.

[27] Суга чумдыру йоласын үтәп, Мәсихкә чумдырылган һәрберегез Мәсихне «кигән» булырсыз.

[28] Инде яһүди белән грек, кол белән ирекле, ир-ат белән хатын-кыз арасында аерма юк, чөнки сез барыгыз да Мәсих Гайсәдә бер.

[29] Мәсихнеке булсагыз, сез – Ибраһимның токымнары һәм Аллаһы вәгъдә иткәнне мирас итеп алырсыз.

Паулдан гәләтиялеләргә хат — Chapters