[1] Мин моны күздә тотам: варис әле бала вакытта ук һәрнәрсәнең иясе булса да, колдан бернәрсә белән дә аерылмый.
[2] Атасы билгеләгән вакытка кадәр ул тәрбияләүчеләренә һәм йорт идарәчеләренә буйсына.
[3] Без дә бала вакытта бу дөнья белән идарә итүче көчләр коллыгында идек.
[4] Билгеләнгән вакыт җиткәч исә, Аллаһы Үз Углын монда җибәрде. Углы хатын-кыздан туды һәм яһүдиләр Канунына буйсынды.
[5] Ул Канун хакимлегендәгеләрне йолып алып, аларны Аллаһы балалары итү өчен килде.
[6] Ә сез Аның балалары булганга, Аллаһы Үз Углының: «И газиз Атам!» – дип чакыручы Рухын йөрәкләрегезгә җибәрде.
[7] Шуңа күрә син – инде кол түгел, Аның баласы. Әгәр бала икәнсең, димәк, сине Аллаһы Үзенең варисы да итте.
[8] Элек, сез Аллаһыны белмәгәндә, чынлыкта илаһ булмаганнарга кол идегез.
[9] Хәзер исә, Аллаһыны танып белгәч, дөресрәге, Аллаһы тарафыннан танылганнан соң, ни өчен дөнья белән идарә итүче зәгыйфь һәм файдасыз көчләргә кабат борылып, яңадан аларның колы булырга телисез?
[10] Сез билгеле бер көннәр, айлар, еллар һәм башка бәйрәмнәргә аерым игътибар бирәсез.
[11] Сезнең хакка файдасызга көч түктем дип куркам.
[12] Имандашлар, үтенеп сорыйм, минем кебек булыгыз, чөнки мин дә сезнең кебек булдым. Сез мине бернәрсә белән дә рәнҗетмәдегез.
[13] Үзегез беләсез, мин, авыру булганга күрә, сезгә беренче тапкыр Яхшы хәбәрне игълан иттем.
[14] Ләкин авыруым сезнең өчен сынау булса да, миңа чирканып карамадыгыз һәм кире какмадыгыз, Аллаһы фәрештәсен, Мәсих Гайсәнең Үзен кабул иткәндәй кабул иттегез.
[15] Куанычыгыз кая китте соң? Сезнең хакта үзем үк әйтеп бирә алам: әгәр мөмкин булса, шунда үз күзләрегезне чокып алып, миңа биргән булыр идегез.
[16] Сезгә хакыйкать сөйләвем аркасында дошманыгызга әйләндемме әллә?!
[17] Тегеләр сезнең белән бик нык кызыксыналар, әмма яхшы ният белән түгел. Сезне миннән аерып алып, үзләре белән бик нык кызыксынугызны телиләр.
[18] Яхшы ният белән кызыксыну әйбәт. Мин яныгызда чакта гына түгел, һәрвакыт шулай эшләү яхшы.
[19] Балаларым, Мәсих тормышыгызда чагыла башлаганчы, сезнең өчен мин бала тудыру газабын яңадан кичерәм!
[20] Хәзер мин яныгызда булырга һәм бөтенләй башкача сөйләшергә теләр идем, чөнки сезнең хакта ишетеп аптырашта калдым.
[21] Канунга буйсынырга теләүчеләр, әйтегез әле миңа: сез әллә Канунны ишетмисезме?
[22] Анда: «Ибраһимның ике углы булган, аларның берсе – колдан, ә икенчесе ирекле хатыннан туган», – дип язылган.
[23] Әмма колдан туганы, балалар ничек дөньяга килсәләр, шул рәвешчә, ә ирекле хатынныкы Аллаһының вәгъдәсе белән туган.
[24] Бу – читләтеп әйтү. Бу хатыннар ике килешүне гәүдәләндерә. Берсе Синай тавыннан булып, кол булачак балалар тудыра, ул – Һаҗәр.
[25] Һаҗәр Гарәпләр җирендәге Синай тавын аңлата һәм хәзерге Иерусалимгә туры килә, чөнки хәзерге Иерусалим үзенең балалары белән бергә коллыкта.
[26] Ә күктәге Иерусалим ирекле, ул – безнең анабыз.
[27] Изге язмада болай дип язылган бит: «Сөен, баласыз кысыр хаткын! Шатлыгыңнан кычкыр, җырлап җибәр, тулгак авырлыгын кичермәгән хатын! Чөнки ирле хатынныкына караганда ире ташлаган хатында балалар күбрәк».
[28] Сез исә, имандашлар – Исхак кебек, вәгъдә балалары.
[29] Әмма теге вакыттагы кебек, гадәти рәвештә туган Рух белән туганны ничек эзәрлекләгән булса, хәзер дә шулай.
[30] Әмма Изге язма нәрсә ди соң? «Кол хатынны һәм аның углын куып чыгар, чөнки кол хатынның углы ирекле хатын углының мирасын беркайчан да бүлешмәячәк».
[31] Шулай итеп, имандашлар, без – кол хатын балалары түгел, ирекле хатын балалары.