Skip to content
Opens in a new window

[1] Балалар, ата-аналарыгызга Хаким Гайсә теләгәнчә тыңлаулы булыгыз, чөнки бу шулай булырга тиеш.

[2] «Үз атаңны һәм анаңны хөрмәт ит» – бу Аллаһының беренче әмере. Аңа шундый вәгъдә өстәлгән: «Шулай эшләсәң, тормышың имин һәм җирдә гомерең озын булыр».

[4] Ә сез, аталар, балаларыгызның ачуын чыгармагыз, аларны Хаким өйрәткәнчә тәрбияләп һәм үгетләп үстерегез.

[5] Коллар, Мәсихкә буйсынгандай, җирдәге хуҗаларыгызга да курку катыш тирән хөрмәт белән ихлас күңелдән буйсыныгыз.

[6] Сез моны күз буяу, аларга ярау өчен түгел, Мәсихнең коллары буларак, Аллаһының ихтыярын саф күңелегез белән үтәгез.

[7] Кешеләргә түгел, Хаким Гайсәгә хезмәт иткән кебек, тырышып хезмәт итегез.

[8] Хакимебезнең һәркемгә – кол булса да, ирекле булса да – эшләгән игелеге өчен әҗер түләячәген беләсез.

[9] Сез дә, хуҗалар, шулай булыгыз. Янаулар кулланудан туктагыз. Сезнең дә, аларның да күкләрдә бер үк Хуҗалары булуын беләсез бит. Ул исә беркемне дә өстен күрми.

[10] Ниһаять, Хаким Гайсә белән берләшүегездә Аның кодрәтенең көче белән ныгыгыз.

[11] Иблиснең мәкерле ниятләренә каршы тора алу өчен, Аллаһы биргән махсус хәрби киемнәрне киегез.

[12] Без кешеләргә каршы түгел, башлыкларга һәм хакимлекләргә, бу караңгылык дөньясы белән идарә итүчеләргә, күкләрдәге явыз рухи көчләргә каршы көрәшәбез бит.

[13] Шуның өчен Аллаһы биргән хәрби киемнәрне киегез. Шулай итсәгез, начар көн килгәч тә, сез дошманга каршылык күрсәтеп һәм ахыр чиккә кадәр көрәшеп, бирешмичә нык тора алырсыз.

[14] Билегезне хакыйкать билбавы белән буып һәм тәкъвалык көбәсе киеп нык торыгыз,

[15] иминлек турында Яхшы хәбәр белдерергә әзерлекне аяк киемнәре итеп киегез,

[16] һәрчак иман калканын кулларыгызда тотыгыз, аның ярдәмендә явыз иблиснең утлы укларын сүндерә алырсыз.

[17] Коткаруны тимер башлык итеп киегез һәм Рух кылычын – Аллаһы сүзен алыгыз.

[18] Һәртөрле дога вә үтенеч белән Изге Рухның көче ярдәмендә һәрвакыт дога кылыгыз. Бу максат өчен, уяу булып, бар изгеләр өчен армый-талмый догада булыгыз.

[19] Яхшы хәбәр серен кыю белдерүемне теләп, сөйли башлаганда, миңа кирәкле сүзләр бирелсен дип, минем өчен дә дога кылыгыз.

[20] Бу Яхшы хәбәр хакына мин рәсүллек вазифасын башкарам һәм хәзер зинданда утырам. Минем Яхшы хәбәр турында тиешле кыюлык белән сөйли алуым өчен дога кылыгыз.

[21] Сезнең дә минем хәлләремне һәм ниләр эшләвемне белүегезне теләп, сөекле имандашыбыз һәм Хаким Гайсәгә тугры хезмәтче Тухик барысын да сөйләп бирер.

[22] Нәкъ менә шуның өчен, безнең хакта белеп торуыгызны һәм Тухикнең күңелләрегезне юатуын теләп, мин аны яныгызга җибәрәм.

[23] Атабыз Аллаһыдан вә Хакимебез Гайсә Мәсихтән имандашларыбызга иминлек һәм иман белән мәхәббәт булсын.

[24] Хакимебез Гайсә Мәсихне чиксез сөю белән яратучыларның барысына да Аллаһының мәрхәмәте булсын.

Паулдан эфеслеләргә хат — Chapters