Skip to content
Opens in a new window

[1] Аллаһының сөекле балалары буларак, Аңа охшарга тырышыгыз.

[2] Мәсих безне яраткандай, тормышыгыз белән дә мәхәббәт җитәкчелек итсен. Аллаһыга хуш исле бүләк һәм корбан булып, Мәсих безнең өчен Үз тормышын бирде.

[3] Фәхешлек, һичнинди бозыклык һәм комсызлык турында сезнең арада сүз дә булырга тиеш түгел. Аллаһының изге кешеләренә болар килешми бит.

[4] Шулай ук оятсыз сүзләр, сафсата һәм кинаяле мәзәкләр сөйләү дә сезгә килешми, киресенчә, иң яхшысы Аллаһыга шөкер итегез.

[5] Сез беләсез бит: һичбер фәхеш, бозык, шулай ук комсыз кеше (аның потка табынучыдан бернинди аермасы да юк) Мәсих һәм Аллаһы Патшалыгыннан өлеш ала алмый.

[6] Һичкем сезне буш сүзләр белән алдамасын, чөнки шулар аркасында тыңлаусызларга Аллаһының ачуы килә.

[7] Шуңа күрә андыйлар белән эш итмәгез.

[8] Кайчандыр сез караңгылык идегез, ә хәзер сез – Хаким Гайсәнеке булганга – яктылык. Яктылык кешеләре булып яшәгез.

[9] Яктылыкның җимеше – һәртөрле игелеклелек, тәкъвалык һәм хакыйкать.

[10] Раббыга мәгъкуль булганны белергә тырышыгыз.

[11] Караңгылыкның файдасыз эшләрендә катнашмагыз, аларны фаш итегез.

[12] Андый кешеләрнең яшертен рәвештә эшләгәннәре турында, хәтта, сөйләргә дә оят.

[13] Әмма яктылык фаш иткән һәммә нәрсә ачык күренәчәк,

[14] яктылык ачык күрсәткән һәммә нәрсә үзе яктылык була. Шуңа күрә: «Йоклаучы, уян! Үледән терел! Һәм Мәсих сине балкытыр», – дип әйтелә.

[15] Шуның өчен ничек яшәвегезне карагыз, акылсызлардай түгел, акыл ияләре кебек гомер итегез.

[16] Һәрбер очрактан дөрес файдаланыгыз, чөнки без яшәгән заман яманлык белән тулы.

[17] Шуңа күрә, акылсыз булмагыз, Раббы ихтыярының нәрсә икәнлегенә төшенегез.

[18] Шәраб эчеп исермәгез, чөнки ул азгынлыкка китерә, киресенчә, Изге Рух белән сугарылыгыз.

[19] Бер-берегез белән мәдхияләр, мактаулы шигырьләр һәм рухи җырлар аша аралашыгыз, күңелегездән Хакимне данлап җырлагыз.

[20] Һәрнәрсә өчен Хакимебез Гайсә Мәсих исеме аша Атабыз Аллаһыга даими рәвештә рәхмәт укыгыз.

[21] Мәсихкә ихтирам йөзеннән бер-берегезгә буйсыныгыз.

[22] Хатыннар, ирләрегезгә Хаким Гайсәгә буйсынгандай буйсыныгыз.

[23] Мәсих иман итүчеләр бердәмлегенең Башы булгандай, ир дә – хатынның башы бит. Мәсих исә бердәмлекнең – Үз тәненең Коткаручысы.

[24] Бердәмлек Мәсихкә буйсынган кебек, хатыннар да һәрнәрсәдә ирләренә буйсынсыннар.

[25] Иман итүчеләр бердәмлеген яраткан һәм аның өчен Үз тормышын корбан иткән Мәсих кебек, ирләр, сез дә хатыннарыгызны яратыгыз.

[26] Ул Үзен бердәмлекне изгеләндерү өчен корбан итте, сүз һәм су белән пакьләндерде.

[27] Ул моны бердәмлекне данлы, һичнинди тапсыз, кимчелексез һәм башка шундый җитешсез яклардан тыш, ягъни изге һәм керсез итеп, Үз алдына китерү өчен эшләде.

[28] Шулай ук ирләр, үз тәннәрен ничек яратсалар, хатыннарын да шулай яратырга тиеш. Хатынын яратучы үзен ярата.

[29] Беркем дә беркайчан да үз тәненә нәфрәтләнми бит, киресенчә, һәркем аны тукландыра һәм аның хакында кайгырта. Мәсих тә бердәмлек турында шулай кайгыртып тора,

[30] чөнки без – тәненең әгъзалары.

[31] Изге язмада язылганча: «Шуңа күрә ир кеше, атасын һәм анасын калдырып, хатынына кушылыр һәм алар икесе бер тән булыр».

[32] Бу – бөек сер: әлеге сүзләрнең Мәсихкә һәм иман итүчеләр бердәмлегенә кагылуын аңлыйм мин.

[33] Һәрхәлдә, һәрберегез үз хатынын үз-үзен яраткан кебек яратсын, хатын исә ирен хөрмәт итсен.

Паулдан эфеслеләргә хат — Chapters