Skip to content
Opens in a new window

[1] Сез яман эшләрегез һәм гөнаһларыгыз аркасында үле идегез.

[2] Сез элек бу дөньядагы явыз гадәтләргә, һава киңлекләрендәге рухи көчләр белән идарә итүче рухка буйсынып яшәдегез. Ул рух Аллаһыга буйсынмаучы кешеләрдә хәзер дә гамәлдә.

[3] Без барыбыз да кайчандыр шундый идек һәм тәнебез нәфесләренә, уйларыбызга ияреп, табигатебезнең теләкләре буенча яшәдек. Безне дә табигатебез аркасында калган башкаларны көткән кебек үк Аллаһының ачуы көтә иде.

[4] Әмма чиксез шәфкатьле Аллаһы безгә Үзенең бөек мәхәббәтен күрсәтте:

[5] безне, әле яман эшләребез аркасында үле булганда, Мәсих белән бергә терелтте. Сез Аның мәрхәмәте белән котылдыгыз.

[6] Әйе, Ул безне Мәсих Гайсә белән бергә үледән терелтте һәм күкләрдә Аның белән янәшә утыртты.

[7] Моның белән ул Үз мәрхәмәтенең чиксез байлыгын һәм Мәсих Гайсә аша безгә булган игелеклелеген киләчәк гасырларда күрсәтергә теләде.

[8] Сез Аллаһы мәрхәмәте белән иман аша котылдыгыз. Сезнең үзегездән түгел, бу – Аллаһы бүләге.

[9] Бу – кылган эшләрегезнең нәтиҗәсе түгел, шуңа күрә беркем дә мактанмасын.

[10] Безне Аллаһы бар итте, Ул алдан әзерләгән игелекле эшләрне башкарып яшәү өчен, без Мәсих Гайсә аркылы барлыкка китерелдек.

[11] Шулай итеп, элекке тормышыгызны исегезгә төшерегез. Сезне, тумышыгыз белән яһүд милләтеннән булмаганнарны, үзләре тән йоласын үтәп, «сөннәткә утыртылганнар» дип аталучы кешеләр «сөннәтсезләр» дип атыйлар иде.

[12] Ул чакта сез Мәсихсез, Исраил җәмгыятеннән читтә, Аллаһы Үз халкына биргән вәгъдәгә нигезләнгән килешүләрдән ерак, бу дөньяда өметсез һәм Аллаһысыз идегез.

[13] Ул чакта Аллаһыдан ерак булсагыз да, хәзер сез Мәсих Гайсәдә, Аның каны аркылы Аллаһыга якынлаштыгыз.

[14] Мәсих Үзе тынычлыгыбыздыр, Ул яһүдиләрне һәм яһүди булмаганнарны да бер итте, Үз үлеме белән аларны аерып торучы дошманлык киртәсен җимерде.

[15] Ул Канунны әмерләре һәм кагыйдәләре белән бергә гамәлдән чыгарды. Аның максаты болай иде: Үзендә бу ике төркемнән яңа бер халык булдыру һәм шуның белән татулык урнаштыру,

[16] Үзенең хачтагы үлеме белән араларындагы дошманлыкны юкка чыгарып, икесен бер тәндә Аллаһы белән татулаштыру.

[17] Мәсих килеп, сезгә, Аллаһыдан ерактагыларга, шулай ук Аллаһыга якын булганнарга да татулык турында Яхшы хәбәр игълан итте.

[18] Аның аша безнең икебезнең, ягъни яһүдиләрнең һәм яһүди булмаганнарның, бер Рух белән Ата каршына барыр юлыбыз бар.

[19] Димәк, сез инде – читләр һәм килмешәкләр түгел, Аллаһының изге халкы милләттәшләре һәм Аның гаиләсе әгъзалары.

[20] Нигезен рәсүлләр һәм пәйгамбәрләр тәшкил иткән бина буларак төзелгәнсез сез. Бу нигезнең иң мөһим почмак ташы исә – Мәсих Гайсә Үзе.

[21] Ул бөтен бинаны бергә кушып тота, һәм бина өскә күтәрелә-күтәрелә, Аның – Хакимебез Гайсә аша Изге йорт булып үсеп җитә.

[22] Сез дә Мәсихтә башкалар белән бергә Үз Рухы белән Аллаһы яши торган йорт булып төзеләсез.

Паулдан эфеслеләргә хат — Chapters