[1] Шулай итеп мин, Хаким Гайсә хакына тоткын буларак, Аллаһыдан алган чакыруыгызга лаеклы итеп яшәвегезне үтенәм.
[2] Һәрвакыт тыйнак, басынкы һәм сабыр булыгыз. Бер-берегезгә мәхәббәт белән түзеп торыгыз.
[3] Рух биргән бердәмлегегезне татулык бәйләнешләре белән ныгытып, бар көчегезне куеп сакларга тырышыгыз.
[4] Аллаһы сезне чакырган өмет бер генә булгандай, Мәсих тәне дә бер, Рух та бер.
[5] Хакимебез – бер, иман – бер, суга чумдыру йоласы – бер.
[6] Аллаһы – бер, Ул – барысының да Атасы. Ул барысыннан да өстен, барысы аркылы эш итә һәм һәркемдә дә бар.
[7] Мәсих, Үзе кирәк санаганча, һәрберебезгә бүләкләреннән өлеш чыгарган.
[8] Шуңа күрә Изге язмада: «Югарыга күтәрелеп, әсирләр төркемен Үзе белән алып барды һәм кешеләргә бүләкләр өләште», – дип язылган.
[9] Ә «югарыга күтәрелеп» дигән сүзләр нәрсәне аңлата? Бу – Мәсих җирнең түбәнрәк урыннарына да төшкән иде, дигәнне аңлата.
[10] Түбәнгә төшкән Зат, Үзе белән бөтен галәмне тутыру өчен, бар күкләрдән югарырак күтәрелде дә.
[11] Ул Үзе берәүләрне рәсүлләр, икенчеләрне пәйгамбәрләр, кайберәүләрне Яхшы хәбәрне игълан итүчеләр, ә кайберәүләрне иман итүчеләр бердәмлеге өчен башлыклар һәм өйрәтүчеләр итеп куйды.
[12] Хезмәт итүгә һәм Үз тәнен ныгытуга изгеләрне әзерләү өчен эшләде моны Мәсих.
[13] Һәммәбез иманда һәм Аллаһы Углын танып белүдә бердәм булганга кадәр, бу шулай дәвам итәр. Шулай итеп, без иманда җитлеккән һәм Мәсихнең камиллеге дәрәҗәсенә ирешкән кешеләр булырбыз.
[14] Инде без, мәкерле кешеләрнең хәйләсенә алданып, дулкыннар көймәне бер яктан икенче якка ыргыткандай һәм җил аны үзе белән алып киткәндәй, төрле ялган тәгълиматларга иярүче сабыйлар булмыйк.
[15] Киресенчә, хакыйкатьне мәхәббәт белән сөйләп, Аңа, тәннең Башы Мәсихкә, ярашлы рәвештә һәрьяклап үсик.
[16] Бөтен тән берләшкән, һәртөрле бәйләнешләр белән беркетелгән һәм тәннең һәр әгъзасы үзенә тиешле эш башкарганда, Аңардан бөтен тән үсә һәм үз-үзен мәхәббәт ярдәмендә ныгыта.
[17] Шуңа күрә, Хаким исеменнән катгый рәвештә кисәтәм: инде буш уйлы мәҗүсиләрдәй яшәмәгез.
[18] Үзсүзле булганга күрә, алар белемсез, шунлыктан акыллары чуалган һәм Аллаһы бирә торган тормыштан читләштерелгәннәр.
[19] Алар, оятларын югалтып, азгынлыкка бирелгәннәр һәм һәртөрле бозыклыкларны комсызлык белән эшлиләр.
[20] Ә сезне Мәсих хакында болай өйрәтмәделәр.
[21] Сез, әлбәттә, Аның турында ишеткәнсездер һәм, Аныкы буларак, Аңарда булган хакыйкатькә өйрәтелгәнсездер.
[22] Алдавыч нәфесләр белән азынган элекке кешегезнең алдагы яшәү рәвешеннән баш тартыгыз.
[23] Фикерләү рәвешегез яңарсын,
[24] һәм Аллаһыга охшаш итеп яратылган яңа кеше булып киенегез. Боларны хакыйкатьтән килгән тәкъва һәм изге тормышыгыз белән күрсәтегез.
[25] Ялганны кире кагып, бер-берегезгә дөрес сүз генә сөйләгез, без барыбыз да бер тән әгъзалары бит.
[26] Хәтта ачуыгыз килсә дә, гөнаһ кылмагыз: кояш батканчы, ачуыгыз басылсын.
[27] Иблискә урын бирмәгез.
[28] Элек урлашкан, моннан соң урлашмасын, мохтаҗларга бирерлеге булсын өчен, үз куллары белән файдалы эш эшләсен.
[29] Бернинди кирәксез сүз сөйләмәгез, әмма тыңлаучыларга файда китерү өчен, кирәк вакытта үгет-нәсыйхәт бирерлек игелекле сүзләр әйтегез.
[30] Аллаһының Изге Рухын кайгыга салмагыз, чөнки сезне йолып алу көне өчен тамгаланган мөһер – нәкъ Ул Үзе.
[31] Бар ачыну, ярсу, ачу, кычкыру, яман теллелек һәм һәртөрле явызлыклардан баш тартыгыз.
[32] Бер-берегезгә карата игелекле, шәфкатьле булыгыз. Аллаһы сезне Мәсих аша кичергәндәй, бер-берегезне кичерегез.