Skip to content
Opens in a new window

[1] Фарсы патшасы Кир тәхеткә утырганның өченче елында Бәлтешассар исемен йөрткән Даниилга вәхи – зур сугыш турындагы хак хәбәр иреште; аның асылына Даниил үзенә иңгән күренештән төшенде.

[2] Ул көннәрдә мин, Даниил, инде өч атна зур кайгыда идем.

[3] Өч атна дәвамында мин тәмле икмәк капмадым, авызыма ит вә шәраб алмадым, хуш исле майлар да сөртенмәдем.

[4] Беренче айның егерме дүртенче көнендә, мул сулы Диҗлә елгасы буенда басып торганда,

[5] мин, күземне күтәреп, югары карадым һәм каршымда җитен киемнәре өстеннән Уфаз алтыныннан ясалган пута буган бер ир кешене күрдем.

[6] Аның гәүдә-сыннары хризолит таштан коелган диярсең, йөзе яшен яктысы сыман, күзләре уттай балкып-җемелдәп тора, аяк-куллары шомартылган бакыр кебек ялтырый, тавышы исә бик күп кешеләрнең шау-гөр килеп сөйләшүен хәтерләтә иде.

[7] Әлеге күренеш бары тик миңа – Даниилга гына иңде, янәшәмдәге кешеләр исә аны күрмәде, әмма аларны бик каты курку биләп алып, кайсы кая яшеренергә ашыкты.

[8] Мин, әлеге гаҗәеп күренешкә текәлеп, берүзем торып калдым. Шуннан мин хәлсезләнеп киттем, йөзләрем мәетнеке сыман агарды, көчем бетте.

[9] Аннары мин аның тавышын ишеттем, ишеттем дә, аңымны җуеп, йөзем белән җиргә капландым.

[10] Әмма шунда миңа бер кул орынды һәм мине, дер калтырап торган хәлемдә тезләремә тезләндереп, кулларыма таяндырды.

[11] Аннары миңа орынган кеше болай диде: – Даниил, Аллаһының кадерлесе! Әйтергә җыенган сүзләремнең асылына төшенсәң иде; аягыңа торып бас, чөнки мин синең яныңа җибәрелдем. Шушы сүзләрдән соң мин, нык дулкынланып, аягыма торып бастым.

[12] Әлеге кеше үзенең сүзен дәвам итте: – Курыкма, Даниил! Һәммә нәрсәне дөрес аңлар өчен, Аллаң алдында түбәнчелек күрсәтергә дип йөрәгеңне беркеткән беренче көннән үк синең сүзләрең кабул булды; һәм менә мин синең сүзләрең буенча килеп җиттем.

[13] Фарсы патшалыгының түрәсе егерме бер көн буена миңа каршылык күрсәткән иде; Фарсы патшалары янында чакта миңа ярдәмгә олуг түрәләрнең берсе Микәил килде.

[14] Ә хәзер мин халкыңны киләчәктә нәрсә көткәнен аңлатырга дип килдем, чөнки сиңа иңгән күренеш алдагы көннәргә мөнәсәбәтле.

[15] Ул шушы сүзләрне сөйләгән чакта, мин, йөзем белән җиргә капланган килеш, өнсез-тынсыз булдым.

[16] Шуннан килеш-килбәте белән кешегә охшаган берәү иренемә кагылды, һәм мин, авызымны ачып, каршымда басып торучыга дәштем: – Әфәндем! Әлеге күренештән күңелемне авыр хәсрәт басты, һәм буыннарымның хәле китте.

[17] Ничек итеп мин, синең колың, син әфәндем белән сөйләшә алыйм – һич көчем калмады, сулышым кысыладыр.

[18] Шулчакны кеше кыяфәтендәге теге зат янә миңа кагылды, һәм буыннарыма кабат көч кайткандай булды.

[19] – Курыкма, Аллаһының кадерлесе! Иминлек сиңа! Батыр бул, нык тор! – диде ул миңа. Ул минем белән сөйләшкәндә, миңа хәл кереп: – Сөйлә, әфәндем, чөнки син миңа кабат көч бирдең, – дидем.

[20] Шуннан ул әйтте: – Синең яныңа ни өчен килгәнемне беләсеңме? Мин сиңа Хакыйкать китабында нәрсә язылганны әйтмәкчемен. Шуннан соң мин, Фарсы түрәсе белән көрәшер өчен, кире китәм; ул җиңелгәннән соң, Яван түрәсе килер. Аларга каршы көрәштә түрәгез Микәилдән башка теләктәшлек күрсәтүче һичкемем юктыр.

Даниил пәйгамбәр — Chapters