[1] Яһүдә патшасы Яһоякыйм хакимлегенең өченче елында Бабил патшасы Нәбухаднессар, Иерусалимгә каршы яуга күтәрелеп, шәһәрне камап алды.
[2] Хуҗа-Хаким Яһүдә патшасы Яһоякыймны, шулай ук Аллаһы йортындагы савытларның бер өлешен Нәбухаднессар кулына тапшырды. Нәбухаднессар шул савытларны Шинар җиренә озатып, үз илаһы йортындагы хәзинә саклагычына урнаштырды.
[3] Үзенең хезмәтчеләр башлыгы Ашпеназга ул: – Кыяфәтләре күркәм, гәүдә-сыннары төгәл, патша сараенда хезмәт итә алырдай, зирәк акыллы, белемле, төрле фәннәргә тиз төшенә торган, патша һәм аксөякләр нәселеннән булган Исраил егетләрен китер, аларны килдани язмасына вә теленә өйрәт, – диде.
[5] Үсмер егетләргә патша үз табыныннан көндәлек ризык һәм шәраб бирергә боерды. Аларны шул рәвешле өч ел дәвамында тәрбия кылганнан соң, патша хозурына китерергә тиешләр иде.
[6] Алар арасында Даниил, Ханания, Мишаил вә Азария атлы яһүди егетләр бар иде.
[7] Хезмәтчеләр башлыгы аларга яңа исемнәр бирде: Даниил – Бәлтешассарга, Ханания – Шадрахка, Мишаил – Мешахка, Азария Әбеднәгүгә әйләнде.
[8] Егетләрнең Даниил исемлесе патша өстәлендәге ризыклар, шәраблар белән үзен нәҗесләмәскә дип йөрәгенә беркетеп куйган иде, шул сәбәпле хезмәтчеләр башлыгыннан әлеге ризыклар белән тукланмаска рөхсәт сорады.
[9] Хезмәтчеләр башлыгы күңелендә Даниилга карата Аллаһы мәрхәмәт вә шәфкать уяткан булса да,
[10] Ашпеназ: – Патша әфәндемнән куркам: ашар ризыкны да, эчәр шәрабны да сезгә ул үзе билгеләде; яшьтәшләрегезнекенә караганда йөзегезнең ябыграк булуын күрсә, патша каршында башымны бәлагә салачаксыз бит, – диде Даниилга.
[11] Даниил, Ханания, Мишаил һәм Азариягә күз-колак булыр өчен, хезмәтчеләр башлыгы билгеләгән сакчыга Даниил болай диде:
[12] – Үзеңнең колларыңны сынап кара әле: безгә ун көн дәвамында ашарга – яшелчә, эчәргә су гына биреп торсыннар.
[13] Шуннан безнең һәм патша нигъмәтләре белән тукланып торучы үсмерләрнең кыяфәтен чагыштырып карарсың. Аннары үзең ничек кирәк тапсаң, колларың белән шуны эшләрсең.
[14] Сакчы, аның бу тәкъдиме белән ризалашып, ун көн дәвамында егетләрне сынады;
[15] ун көннән соң боларның кыяфәте патша нигъмәтләре белән туенып торучы үсмерләрнекенә караганда күркәмрәк, гәүдәләре дә тазарак булуын күрде.
[16] Шуңа күрә сакчы, егетләргә тәгаенләнгән ризык һәм шәрабларны бирмичә, аларга бары яшелчә генә ашата башлады.
[17] Аллаһы әлеге дүрт үсмер егеткә зиһен, һәртөрле язмага, укуга сәләт һәм зирәклек иңдергән булып, Даниилны исә шушылардан кала барлык илаһи күренешләрне вә төшләрне юрау осталыгы белән дә сыйфатландырган иде.
[18] Егетләрне укыту-өйрәтү өчен патша билгеләгән вакыт үтүгә, хезмәтчеләр башлыгы аларны Нәбухаднессар игътибарына тәкъдим итте.
[19] Патша аларны әңгәмә корырга чакырды, һәм янәшәсендәге барча үсмерләр арасында Даниил, Ханания, Мишаил һәм Азариягә тиң булырдае табылмады. Шунлыктан егетләр патша хозурында хезмәт итә башлады.
[20] Нәбухаднессар патша алардан нәрсә хакында гына сораса да, акыл зирәклеге кирәк булган һәр эштә әлеге егетләрнең патшалыктагы барча тәгъбирче вә тылсымчылардан ун тапкыр өстенрәк булуы күренде.
[21] Тәхеткә Кир патша килгәнчегә кадәр, Даниил шулай патша хезмәтендә кала бирде.