[1] Аксакалдан – чын күњелдән сѳйгән Гәйгә.
[2] Сѳекле дустым, җаныњ уњышка ирешкән кебек, ћәрьяктан да имин ћәм сәламәт бул, дип дога кылам.
[3] Синењ хакыйкатькә тугры булуыњ хакында имандаш туганнарныњ килеп шаћитлек бирүләренә мин бик шатландым. Синењ хакыйкатьтә йѳрүењ хак.
[4] Балаларымныњ хакыйкатьтә йѳрүләре хакында ишетүдән дә зуррак шатлык минем ѳчен юктыр.
[5] Сѳекле дустым, иман итүче туганнар хакында, хәтта алар синењ ѳчен ят булсалар да, кайгыртуыњ бик яхшы.
[6] Алар синењ мәхәббәтењ хакында иман итүчеләр бердәмлеге алдында шаћитлек бирделәр. Зинћар ѳчен, Аллаћыга яраклы итеп, аларга юлларын дәвам итәргә ярдәм итче.
[7] Чѳнки алар Мәсих исеме хакына, Ања иман итмәүчеләрдән ћичнәрсә кабул итмичә, юлга чыктылар.
[8] Димәк, бергә хакыйкать ѳчен эшли алуыбыз ѳчен, без алар кебекләргә ярдәм итәргә тиешбез.
[9] Мин иман итүчеләр бердәмлегенә кыска итеп яздым, әмма араларында беренчелекне тотарга яратучы Диотрефис безне игътибарга алмый.
[10] Шуња күрә, мин яныгызга килсәм, аныњ эшләгән эшләрен күтәрәчәкмен. Ул безнењ хакта яман сүзләр таратып кына калмый, хәтта имандаш туганнарны кабул итми, кабул итәргә теләүчеләргә комачаулый ћәм бердәмлектән куып җибәрә.
[11] Сѳекле дустым! Явызлыкка иярмә, бәлки яхшылыкка ияр. Яхшылык эшләүчеләр Аллаћыдандыр, явызлык эшләүче исә Аллаћыны күрмәгән.
[12] Димитер хакында барысы да яхшы итеп сѳйли, хәтта хакыйкать үзе дә аныњ ягында. Шулай ук без дә шаћитлек итәбез. Һәм безнењ шаћитлегебезнењ хакыйкый булуын син беләсењ.
[13] Мин сиња күпне язар идем, әмма кара ћәм каләм белән язарга теләмим.
[14] Тиздән синењ белән күрешергә ѳметләнәм. Шунда бергәләп сѳйләшербез.
[15] Иминлек сиња. Сине дуслар сәламлиләр. Дусларыбызныњ ћәркайсына сәлам әйт.