Skip to content
Opens in a new window

[1] – Сезнең өчен боерыгым шулдыр, руханилар:

[2] әгәр Мине тыңламасагыз, исемемне хөрмәтләмәсәгез, – ди Күкләр Хуҗасы Раббы, – сезгә ләгънәт яудырырмын, хәер-фатихагызны каргармын. Менә, инде каргадым да, чөнки сез боерыгымны ихлас күңелдән үтәмисез.

[3] Мин сезнең нәсел варисларыгызны җәзалармын; бәйрәмнәрдә сез китергән корбаннарның тизәген битегезгә сылармын, һәм сезне шул кыяфәттә тирес өеменә чыгарып ыргытырлар.

[4] Шулчакны сез ерак бабагыз Леви белән төзегән килешүне саклау йөзеннән шундый боерык бирүемне аңларсыз, – ди Күкләр Хуҗасы Раббы. –

[5] Аның белән төзегән килешүем тормыш вә иминлек бирүче килешү иде. Левиләр күңеленә Мин курку салдым, һәм алар Миннән куркып тордылар, исемемә хөрмәт күрсәттеләр.

[6] Хакыйкать кануны булды алар авызында, телләре ялган сөйләмәде; Минем каршыда алар, намус саклап, тынычлыкта яшәделәр, күпләрне гөнаһ кылудан саклап калдылар.

[7] Руханилар Аллаһы турында белем бирергә, кешеләр исә алардан Канун өйрәнергә тиеш, чөнки руханилар – Күкләр Хуҗасы Раббының илчеләредер.

[8] Тик сез, руханилар, бу юлдан читкә тайпылдыгыз, күпләрнең Канун бозуына сәбәпче булдыгыз, Леви белән төзегән килешүемне үтәмәдегез, – ди Күкләр Хуҗасы Раббы. –

[9] Шуның өчен Мин дә сезне бөтен халык алдында хур итәм һәм кимсетәм, чөнки сез Минем юлдан бармыйсыз, Канун эшләрендә икейөзлелек белән гамәл кыласыз.

[10] Безнең барыбызның да Атасы бер түгелме?! Безне бер үк Аллаһы бар кылмадымы?! Нигә соң без, ата-бабаларыбыз белән Раббы төзегән килешүне бозып, бер-беребезгә хаиннәрчә гамәл кылабыз?

[11] Яһүдә тугрылыгын сакламады, Исраил белән Иерусалимдә кабахәтлек кылынды; Яһүдәнең ир-егетләре, чит илаһларга табынучы хатын-кызларга өйләнеп, Раббының кадерле изге урынын мәсхәрәләде.

[12] Гәрчә алар Күкләр Хуҗасы Раббыга корбаннар китерсә дә, мондый эш кылучыларны – кем булуына карамастан – Ягъкуб арасыннан Раббы юк итсен!

[13] Сез әле менә тагын нәрсә эшлисез: «Раббы безнең корбаннарыбызга күз дә салмый, аларны безнең кулдан канәгатьлек белән кабул итми», – дип зар елап, Раббы мәзбәхен күз яшьләренә күмәсез

[14] һәм: «Ни өчен?» – дип сорыйсыз. Менә ни өчен: сез тормыш иптәшегезгә, үзегезнең хәләл җефетегезгә хыянәт иттегез, гәрчә сезнең һәм яшьлектә өйләнгән хатыныгыз арасында Раббы Үзе шаһит булса да.

[15] Аң булыгыз: яшьлектә өйләнгән хатыныгызга хыянәт итмәгез! Раббы сезне бер тән вә бер җан итеп кылмадымы?! Туачак балаларыгызның Раббы халкыннан булуын тели Ул.

[16] Исраилнең Раббы Алласы аерылышуга нәфрәт белән карый: «Аерылган ир мәрхәмәтсезлек күрсәтә, үзен нәҗесли», – ди Күкләр Хуҗасы Раббы. Шуңа күрә аң булыгыз: хыянәттән ерак торыгыз.

[17] Сез үзегезнең сүзләрегез белән Аллаһыны алҗытасыз. «Ничек алҗытабыз соң без Аны?» – дип сорыйсыз сез. «Явызлык кылучылар Раббы күңеленә хуш килә, Ул аларны хуплый!» һәм «Гадел хөкем итүче Аллаһы кайда соң?!» дигән сүзләрегез белән алҗытасыз сез Аны!

Малахи пәйгамбәр — Chapters