Skip to content
Opens in a new window

[1] Сионда быргы кычкыртыгыз, халык өстенә афәт ябырылуын Минем изге тавымда игълан итегез. Бу җирдә яшәгән һәркем куркудан тетрәнеп торсын – Раббы көне җитеп килә, ул инде бик якын!

[2] Зольмәтле бер көн булыр ул, болытлы, караңгы көн булыр. Иртәнге нурлар тауларга яткан кебек, исәпсез-сансыз куәтле чирү ябырылып килә. Әлегәчә мондый яуның булганы юк иде һәм киләчәктә дә булмас!

[3] Алар алдыннан – көйдергеч ут, артларыннан ялкын дөрлидер. Моңарчы Гадән бакчасы булган җирләр, алар узганнан соң, вәйран булып кала. Алардан һичкем котылмас!

[4] Аларның кыяфәте атка охшаган, атлы гаскәр кебек чабалар;

[5] сугыш арбалары кебек дөбердәп, ут капкан салам кебек чытырдап тау түбәләреннән узалар; орышка әзерләнгән көчле халык кебек алар.

[6] Кешеләр алардан дер калтырап торыр, һәркемнең йөзе агарынып калыр.

[7] Гаскәриләр кебек йөгереп киләләр дә алар җитез генә диварларга үрмәләп менәләр, һәркайсы үз юлы белән бара, беркайчан юлыннан тайпылмый.

[8] Ук яңгырына карамыйча, этешми-төртешми алга омтыла – һөҗүмнәрен туктату мөмкин түгел.

[9] Алар шәһәргә бәреп керәләр, дивар буйлап чабалар, йортларга үрмәләп менәләр, угрылар сыман, тәрәзәдән эчкә керәләр.

[10] Алар алдында җир вә күкләр тетрәп торыр, кояш белән айның йөзе каралыр, йолдызларның нуры сүнәр.

[11] Шушы гаскәрен Раббы Үзе әйдәп барыр, кычкырып әмерен бирер. Аның фәрманына буйсынган гаскәр исәпсез-сансыз вә бик гайрәтледер. Раббы көне бөек вә дәһшәтле! Бу көнне кем исән кала алыр?!

[12] Раббы болай дип әйтә: «Хәтта бүген дә, чын йөрәктән тәүбәгә килеп, ураза тотып, елап һәм кайгырып, Миңа әйләнеп кайта аласыз!

[13] Киемнәрегезне түгел – йөрәкләрегезне теткәләгез, Раббы Аллагызга кайтыгыз, чөнки Ул кызганучан вә рәхимле, сабыр-түзем вә ифрат мәрхәмәтле һәм билгеләнгән казаны булдырмаска шат.

[14] Кем белә, бәлки әле Ул сезне кызганыр, Үзенең хәер-фатихасын бирер. Шул чагында сез Аңа тагын икмәк вә шәраб бүләкләре китерә башларсыз.

[15] Сионда быргы кычкыртыгыз, изге ураза көннәре билгеләгез, эштән тыелып торыгыз.

[16] Халыкны җыегыз, аларны изге җыенга чакырыгыз – өлкәннәр, кечеләр, имчәк балалары да шунда булсын, кияүләр белән кәләшләр дә бүлмәсеннән чыксын.

[17] Раббы хезмәтчеләре, руханилар, Аллаһы йорты белән мәзбәх арасында күз яшьләре түгеп: „Йа Раббы, кызган Үз халкыңны, – дисеннәр, – газизләреңне мыскыл иттермә, чит халыклар көлкесенә калдырма; башкалар: ‘Кайда соң аларның Алласы?!’ – дип әйтерлек булмасын“».

[18] Шуннан Раббы, Үз җирен фидакарьләрчә яклап, халкын ярлыкаячак,

[19] Үзенең халкына җавап итеп: «Менә, Мин сезгә икмәк, шәраб вә май бирермен, шулар белән тамак туйдырырсыз. Бүтәнчә сезне чит-ят халыклардан мәсхәрә иттермәм, – диячәк. –

[20] Төньяктан килгән гаскәрне илегездән чыгып китәргә мәҗбүр итәрмен, сусыз чүлгә куып җибәрермен. Алдагы сафларны – көнчыгыш диңгезгә, арттагыларын көнбатыш диңгезгә олактырырмын – аларның мәетләреннән коточкыч сасы ис таралыр», – диячәк. – Бөек эшләр башкара Ул!

[21] Курыкма, җир, сөен вә күңел ач, чөнки Раббы бөек эшләр башкара!

[22] Әй кыргый хайваннар, курыкмагыз, чөнки чүлдәге көтүлекләрдә үлән шытып чыгар, агачлар җимеш бирер, инҗир белән йөзем агачы да мул уңыш китерер.

[23] Сез дә, Сион балалары, сөенегез, Раббы Аллагыз шатлык чыганагы булсын, чөнки яңгырларын Ул сезгә вакытында җибәрер, әүвәлгечә язын да, көзен дә яңгырларын яудырыр.

[24] Ындырлар ашлык белән тулыр, чаннар йөзем суы вә зәйтүн мае белән мөлдерәмә булыр. Раббы болай ди:

[25] «Теге саранча чирүе рәвешендә сезгә җибәргән гаскәр зыянын Мин артыгы белән каплармын.

[26] Туйганчы ашап-эчәрсез һәм Раббы Аллагызның исемен данларсыз: Ул сезгә гаҗәеп могҗизалар эшләде. Моннан ары Минем халкым беркайчан да хурлыкка калмас.

[27] Сез Минем Исраил халкы арасында булуымны, Раббы Аллагыз икәнемне, Миннән башка алла юклыгын белерсез. Моннан ары Минем халкым беркайчан да хурлыкка калмас.

[28] Аннары Мин һәр кешегә Үземнең Рухымны яудырырмын: угылларыгыз вә кызларыгыз пәйгамбәрлек кылыр, өлкәннәрегез гаиптән хәбәр бирүче төшләр күрер, егетләрегезгә Аллаһыдан күренешләр иңәр.

[29] Ул көннәрдә хәтта кол ирләр белән кол хатыннарга да Үз Рухымны яудырырмын.

[30] Раббының бөек вә дәһшәтле көне җитәр алдыннан күктә дә, җирдә дә галәмәтле билгеләр – кан, ут вә төтен баганалары күренер, кояш каралыр, ай исә кан төсенә керер.

[32] Раббы исемен телгә алып, Аңа мөрәҗәгать иткән һәркем котылып калыр, чөнки, Раббы әйткәнчә, Сион тавына вә Иерусалимгә качып киткәннәр котылу табар.

Йоил пәйгамбәр — Chapters