Skip to content
Opens in a new window

[1] Углым, син Мәсих Гайсәнең мәрхәмәте белән көчле бул.

[2] Күп шаһитлар алдында миннән ишеткән нәрсәләрне өйрәтергә сәләтле ышанычлы кешеләргә тапшыр. Алар башкаларны да шуңа өйрәтсен.

[3] Мәсих Гайсәнең яхшы көрәшчесе кебек, газапларның үз өлешеңә тигәнен кабул итеп ал.

[4] Бернинди хәрби хезмәткәр дә, гаскәр башлыгына ярарга тырышканга күрә, үзен көндәлек эшләр белән бәйләми.

[5] Шул рәвешчә, кеше ярышта кагыйдәләр буенча йөгерми икән, җиңүче таҗына лаек була алмас.

[6] Авыр хезмәт башкаручы игенче җыеп алынган уңыштан үз өлешен беренче алырга тиеш.

[7] Мин әйткәннәр турында уйла һәм Хакимебез Гайсә сиңа бар нәрсәне дә аңларга ярдәм итәр.

[8] Гайсә Мәсихне исеңдә тот. Ул, Давыт нәселеннән булып, үледән терелтеп торгызылды. Бу турыда мин игълан иткән Яхшы хәбәрдә әйтелә.

[9] Яхшы хәбәрне тарату хезмәтен башкарып, хәтта җинаятьче кебек богауланып, мин газап чигәм. Әмма Аллаһы сүзен богаулап куеп булмый.

[10] Шуңа күрә, Аллаһы сайлап алганнар хакына, алар да Мәсих Гайсә биргән котылуны һәм шуның белән бергә мәңгелек дан ала алсын өчен, мин барына да түзәм.

[11] Бу сүзләр хак: Аның белән үлгәнбез икән, Аның белән бергә яшәрбез дә.

[12] Әгәр түзәбез икән, Аның белән бергә патшалык та итәрбез. Әгәр Аңардан баш тартсак, Ул да бездән баш тартыр.

[13] Без тугры булмасак та, Ул һәрчак тугры булып кала, чөнки Ул Үз-Үзен инкяр итә алмый.

[14] Боларны бөтен кешеләрнең исләренә төшер һәм, сүзләр турында бәхәсләшмәсеннәр өчен, Аллаһы каршында аларны ныгытып кисәт. Мондый бәхәсләрнең бернинди дә файдасы юк, ә тыңлаучыларны һәлакәткә илтә.

[15] Хакыйкать сүзенә дөрес өйрәтүче һәм эшен оятка калмаслык итеп башкаручы эшче булып, Аллаһының хуплавына ирешү өчен, мөмкин булганнарның барысын да эшлә.

[16] Имансыз буш сүзләрдән ерак тор, чөнки алар кешеләрне Аллаһыдан тагын да ныграк читләштерә.

[17] Андый сүзләр таралучы яман шеш кебек. Һүменәй белән Филит тә шуларны таратучылар арасында.

[18] Безнең өчен үледән терелү инде булды дип, алар хакыйкатьтән читкә тайпылып, кайберәүләрнең иманнарын какшаттылар.

[19] Әмма Аллаһы корган нигез нык тора, аңа мондый сүзләр язылган: «Раббы Үзенекеләрен белә» һәм «Раббының исемен телгә алган һәр кеше явызлыктан читләшсен».

[20] Зур йортта алтын һәм көмештән ясалган савыт кына түгел, агач һәм балчык савытлар да бар, аларның кайберләре – шәрәфле, икенчеләре гадәти эш өчен яраклы.

[21] Шулай итеп, кем үзен явызлык кылудан чистартыр, шул Аллаһыга багышланган, Хуҗасына яраклы, һәрбер игелекле эшкә әзер булган шәрәфле кулланылыштагы савыт булыр.

[22] Яшьлекнең әдәпсез теләкләреннән кач, Раббыга чын йөрәктән мөрәҗәгать итүчеләр белән бергә тәкъвалыкка, иманга, мәхәббәткә, иминлеккә омтыл.

[23] Акылсыз һәм томана бәхәсләргә катышма, аларның ызгыш-талашлар гына китереп чыгаруын беләсең.

[24] Раббы колы исә бәхәсләшергә тиеш түгел, әмма һәммәсенә дә ягымлы булырга, өйрәтергә оста һәм сабыр булырга,

[25] өйрәтүләргә каршы булганнарга басынкылык белән үгет-нәсыйхәт бирергә тиеш. Бәлки Аллаһы аларны тәүбәгә китерер, һәм алар хакыйкатьне танып белер,

[26] акылга утырып, үзләрен әсир кылган һәм үз ихтыярын үтәргә мәҗбүр итә торган иблис тозагыннан котылып калыр.

Паулдан Тимутәйгә икенче хат — Chapters