[1] Хакимебез Гайсә Мәсихнең килүе һәм янына җыелачагыбыз турында язып китәбез. Имандашлар, сездән үтенеп сорыйбыз:
[2] ашыгыч фикер йөртеп, акылыгызны югалтмагыз. Раббының көне җитте, дип рух игълан иткән пәйгамбәрлек сүзе дә, яки кемдер әйткән сүз дә, яки янәсе бездән килгән хат та сезне борчымасын.
[3] Карагыз аны, сезне беркем дә алдамасын. Аллаһыдан баш тартмыйча һәм һәлакәткә дучар ителгән канунсыз кеше килмичә торып, ул көн җитмәячәк.
[4] Ул кеше алла дип аталган һәм кешеләр табына торган һәр нәрсәгә каршы чыгып, үзен югары күтәрәчәк, Аллаһы йортына кереп утырачак һәм үзен Аллаһы дип игълан итәчәк.
[5] Мин яныгызда булганда, шул турыда сөйләгәнемне хәтерләмисезмени?
[6] Канунсыз кешегә билгеләнгән вакыттан алдан килергә ирек бирмичә, аны нәрсә тоткарлап торуын сез хәзер беләсез.
[7] Канунсызлыкның яшерен көче инде эшкә тотынган, ләкин тоткарлаучы үзе киткәнче тоткарлавын дәвам иттерер.
[8] Шунда канунсыз кеше пәйда булыр, Хаким Гайсә аны тыны белән үтереп, килүенең балкышы аны юк итәчәк.
[9] Шайтан тәэсирендә канунсыз кеше зур көч, ялган галәмәтләр, могҗизалар күрсәтеп килер,
[10] һәртөрле явыз хәйләләрне һәлакәткә баручыларга каршы кулланыр. Алар һәлакәткә баралар, чөнки үзләрен коткара алырдай хакыйкатьне яратудан баш тарттылар.
[11] Шуңа күрә, Аллаһы аларга зур буталчыклык җибәрер, һәм алар ялганга ышанырлар.
[12] Нәтиҗәдә, хакыйкатькә ышанмыйча явызлыктан тәм табучылар хөкем ителерләр.
[13] Имандашлар – Хакимебезнең сөеклеләре, сезнең өчен һәрвакыт Аллаһыга рәхмәтләр әйтергә тиешбез, чөнки Рухның сезне изге итүе һәм хакыйкатькә ышануыгыз аркылы Аллаһы беренче булып коткару өчен сезне сайлады.
[14] Аллаһы сезне моңа, Хакимебез Гайсә Мәсихнең шөһрәтенә ирешүегезне теләп, без сөйләгән Яхшы хәбәр аркылы чакырды.
[15] Шуңа күрә, имандашлар, нык торыгыз, без сөйләгән яки хатлар аша сезгә җиткергән өйрәтүләрдән тайпылмагыз.
[16] Хакимебез Гайсә Мәсих Үзе һәм безгә мәхәббәтен күрсәткән, Үзенең мәрхәмәтлелегендә мәңгелек юану, какшамас өмет биргән Атабыз Аллаһы
[17] күңелләрегезне юатсын, һәртөрле яхшы эшләрне башкарырга һәм яхшы сүзләр сөйләргә сезгә көч бирсен.