Skip to content
Opens in a new window

[1] Бу хәлләрнең кайчан булачагы турында язуыбызның кирәге юк, имандашлар,

[2] чөнки сез үзегез бик яхшы беләсез: Раббы көне, төнлә карак кергәндәй, көтмәгәндә килеп җитәчәк.

[3] Кешеләр: «Бар да тыныч, куркыныч түгел», – дип әйткәндә, авырлы хатын-кызның бала тудыру газаплары җиткәндәй, кинәт һәлакәт килер, һәм алар качып котыла алмаслар.

[4] Ә сез, имандашлар, караңгылыкта түгел, шуңа күрә ул көн сезгә карак кебек көтмәгәндә килмәячәк.

[5] Сез барыгыз да – яктылык һәм көн балалары. Без төннеке һәм караңгылыкныкы түгел.

[6] Шулай итеп, башкалардай йоклап ятмыйк, уяу һәм аек булыйк.

[7] Йоклаучылар төнлә йоклыйлар, эчеп исерүчеләр төнлә эчеп исерәләр.

[8] Ә без, яктылык балалары булганга күрә, иманны һәм мәхәббәтне көбә кием итеп, котылуга булган өметне тимер башлык итеп киеп аек булыйк.

[9] Аллаһы безне ачуга дучар итү өчен түгел, ә Хакимебез Гайсә Мәсих аркылы котылу алу өчен билгеләде.

[10] Мәсих, исән булсак та, үлем йокысында булсак та, Аның белән бергә яшәвебезне теләп, безнең өчен үлде.

[11] Шуңа күрә хәзер ничек эшләсәгез, бер-берегезне шулай дәртләндерегез һәм рухи яктан ныгытыгыз.

[12] Имандашлар, арагызда авыр хезмәт куючы, Хаким исеменнән сезгә үгет-нәсыйхәт һәм юнәлеш бирүче кешеләрне хөрмәт итегез.

[13] Хезмәтләре өчен аларга бик ихтирамлы булыгыз һәм аларны яратыгыз. Бер-берегез белән тыныч яшәгез.

[14] Сездән, имандашлар, үтенеп сорыйбыз: эшсез утыручыларны үгетләгез, курка торганнарның күңелләрен күтәрегез, хәлсезләргә ярдәм итегез. Бар кешеләргә карата түземле булыгыз.

[15] Карагыз аны, берәү дә явызлыкка явызлык белән җавап бирмәсен. Һәрвакыт бер-берегезгә һәм бар кешеләргә яхшылык эшләргә тырышыгыз.

[16] Һәрвакыт шатланыгыз.

[17] Бертуктаусыз дога кылыгыз.

[18] Нинди генә хәлдә булсагыз да, Аллаһыга рәхмәтләр әйтегез, чөнки сездән, Гайсә Мәсихнеке булган кешеләрдән, Аллаһы шуны тели.

[19] Изге Рухны сүндермәгез.

[20] Пәйгамбәрлек итүгә кимсетеп карау булмасын.

[21] Аллаһыданмы, түгелме икәнен белү өчен, бар нәрсәне сынап карагыз, яхшылыкта булыгыз,

[22] һәртөрле явызлыктан читкә китегез.

[23] Тынычлык чыганагы булган Аллаһы Үзе сезне бөтен килеш изге итсен. Хакимебез Гайсә Мәсих килгәндә, Ул бөтен барлыгыгызны: рухыгызны да, күңелегезне дә, тәнегезне дә саф килеш сакласын.

[24] Сезне Чакыручы моны эшләячәк, чөнки Ул ышанычлы.

[25] Имандашлар, безнең өчен дога кылыгыз.

[26] Бар имандашларны изге үбү белән сәламләгез.

[27] Хакимнең абруе белән таләп итәм: бу хатны барлык имандашларга укыгыз.

[28] Хакимебез Гайсә Мәсихнең мәрхәмәте сезнең белән булсын.

Паулдан тессалуникәлеләргә беренче хат — Chapters