Skip to content
Opens in a new window

[1] Аллаһыга яраклы булу өчен, ничек яшәргә кирәклеге турында өйрәткән идек, һәм сез шул өйрәтүләр буенча яшисез. Ә хәзер, имандашлар, без Хаким Гайсә хакына тагын да зуррак тырышлыклар куюыгызны үтенеп сорыйбыз.

[2] Гайсә Мәсихнең вәкаләте белән сезне нәрсәләргә өйрәткәнебез турында беләсез бит.

[3] Аллаһы сезнең изге булуыгызны, азгынлыктан тыелып торуыгызны тели.

[4] Һәрберегез үз тәнен изгелектә һәм кадерләп сакларга өйрәнсен иде.

[5] Аллаһыны белмәгән мәҗүсиләрдәй дәрт һәм шәһвәт кушканга иярмәгез.

[6] Мондый очракларда берегез дә үзенә файда эзләп, имандашына каршы явызлык кылмасын, чөнки андый эшләр кылган һәр кеше Хаким тарафыннан җәзага тартылачак. Без сезгә бу турыда кисәтү ясап әйткән идек инде.

[7] Аллаһы безне шакшы булырга түгел, ә изге булып яшәргә чакырды бит.

[8] Шуңа күрә бу өйрәтүләрне кире кагучы зат кешеләрне түгел, ә сезгә Үзенең Изге Рухын җибәрүче Аллаһыны кире кага.

[9] Имандашларыгызны яратуга килгәндә, бу турыда язып торуның кирәге юктыр, чөнки Аллаһы сезнең үзегезне бер-берегезне яратырга өйрәтте

[10] һәм, чынлап та, сез бөтен Македуния өлкәсендәге барлык имандашларны яратасыз. Сездән үтенеп сорыйбыз, имандашлар: тагын да ныграк тырышыгыз.

[11] Без кушканча, тыныч яшәргә, үз эшегез белән генә шөгыльләнергә һәм үз кулларыгыз белән эшләп табарга тырышыгыз.

[12] Шулай эшләсәгез, чит кешеләр алдында тормышыгыз хөрмәт уятыр, үзегезнең ихтыяҗларыгызда беркемгә дә бәйле булмассыз.

[13] Имандашлар, өметсез кешеләрдәй кайгырмавыгызны теләп, үлем йокысына киткәннәр турында белдерәсебез килә.

[14] Без Гайсәнең үлгәненә һәм үледән терелгәненә ышанабыз, шуңа күрә Гайсәгә иман итеп, үлем йокысына киткәннәрне Аллаһы Аның белән алып киләчәгенә дә ышанабыз.

[15] Хәзер сезгә әйтәчәк сүзләребез Хаким Гайсәнеке. Без, исәннәр – Хаким килгәнче яшәячәк кешеләр – үлем йокысына киткәннәрдән алдарак булмабыз.

[16] Боерык ишетелгәндә, җитәкче фәрештә һәм Аллаһы быргысының тавышы астында күкләрдән Хаким Үзе төшәчәк һәм Мәсихкә ышанып үлгәннәр беренче булып тереләчәкләр.

[17] Шуннан соң без, исәннәр – монда калганнар – һавада Хакимне каршы алу өчен, алар белән бергә болытларда һавага алыначакбыз һәм без шулай мәңгегә Хакимебез белән бергә булачакбыз.

[18] Бер-берегезне шушы сүзләр белән дәртләндерегез.

Паулдан тессалуникәлеләргә беренче хат — Chapters