Skip to content
Opens in a new window

[1] Имандашлар, үзегез беләсез бит, сезнең янга килүебез файдасыз булмады.

[2] Белгәнегезчә, элегрәк без Филиппуйда газаплар кичердек, безне хурладылар. Ләкин, көчле каршылыкларга карамастан, Аллаһы безгә Үзенең Яхшы хәбәрен сезгә сөйләргә кыюлык бирде.

[3] Өйрәтүебез ялгыш та, бозык уйлар белән дә түгел. Без берәүне дә алдарга теләмибез.

[4] Яхшы хәбәрне тарату эшен ышанып тапшырырга Аллаһы безне лаеклы дип тапкан, шуңа күрә без Аның ихтыяры буенча сөйлибез. Сөйләгәндә, кешеләргә түгел, ә йөрәкләребезне сынаучы Аллаһыга ярарга тырышабыз.

[5] Белгәнегезчә, без беркайчан да ялагайланып йә комсызлыкны яшереп сөйләмәдек. Аллаһы – Үзе моңа шаһит.

[6] Без кешеләрдән – сездән дә, башкалардан да – дан көтмәдек.

[7] Мәсихнең рәсүлләре буларак, сездән ихтирам таләп итә алыр идек, ләкин ана кеше үзенең сабыйлары турында кайгырткандай, яныгызда булганда, сезгә карата ягымлы идек.

[8] Сезне шулай нык яратканга күрә, Аллаһының Яхшы хәбәрен җиткерергә генә түгел, сезнең өчен гомеребезне бирергә әзер идек. Безнең өчен шундый кадерле булдыгыз.

[9] Имандашлар, тырышып эшләвебезне һәм авыр хезмәтебезне хәтерлисез бит. Сезгә Аллаһының Яхшы хәбәрен сөйләгәндә, берегезгә дә йөк булмас өчен, көне-төне эшләдек.

[10] Сезнең, ягъни иман итүчеләр алдында, изге, тәкъва һәм кимчелексез булганлыгыбызга сез дә, Аллаһы Үзе дә шаһит.

[11] Ата кеше балаларына карата ничек булса, без дә һәрберегезгә карата шулай булдык, һәм сез бу турыда беләсез.

[12] Без сезне үгетләдек, дәртләндердек, Үз Патшалыгы һәм данын уртаклашырга чакыручы Аллаһыга лаеклы тормышта яшәргә өндәдек.

[13] Шуның өчен дә Аллаһыга һәрвакыт рәхмәтләр әйтәбез: бездән ишеткән Аллаһы сүзен сез кешенеке итеп түгел, ә чынында ничек булса, шулай итеп, Аллаһы сүзе итеп кабул иттегез. Ул сүз сезгә, иман итүчеләргә, тәэсир итә.

[14] Имандашлар, сез Яһүдиядә урнашкан, Мәсих Гайсәгә таянучы Аллаһы бердәмлекләре кебек булдыгыз: алар яһүдиләрдән җәфа чиккәндәй, сез дә үз милләттәшләрегездән җәфа чиктегез.

[15] Яһүдиләр Хаким Гайсәне һәм пәйгамбәрләрне үтергәннәр, ә безне куып җибәрделәр. Алар Аллаһыга да мәгъкуль түгел, бар кешеләргә дә каршы.

[16] Котыла алсыннар дип, башка халыкларга сөйләргә телибез, ә яһүдиләр безгә комачауларга тырыша. Һәрвакыт шундый эшләр кылып, алар үз гөнаһларын арттыра бара һәм, ниһаять, Аллаһының ачуы алар өстенә төшә.

[17] Ә без, имандашлар, сезнең белән кыска вакытка аерылыштык (күңелләребез белән түгел, тәннәребез белән генә) һәм сезне бик нык сагынып, үзегезне күрәсебез килде.

[18] Шуңа күрә яныгызга барырга теләдек: мин, Паул, берничә тапкыр барырга җыендым, ләкин шайтан безгә комачаулады.

[19] Хакимебез Гайсә килгәндә, сез булмасагыз, безнең өчен кем өмет, шатлык һәм мактау таҗы булыр икән?

[20] Әйе, сез – безнең даныбыз һәм шатлыгыбыз!

Паулдан тессалуникәлеләргә беренче хат — Chapters