[1] Газиз дусларым! Һәр рухка инанмагыз, ул рухларның Аллаһыданмы икәнлеген сынагыз, чөнки дөньяда ялган пәйгамбәрләр күп.
[2] Аллаһы Рухын сез болай танып белерсез: Гайсә Мәсихнең кеше булып килгәнлеген икърар итүче һәр рух Аллаһыдандыр.
[3] Ә Гайсәне икърар итмәүче бер рух та Аллаһыдан түгел. Ул рух Мәсих дошманыныкы. Сез аның киләчәге хакында ишеттегез бит, һәм хәзер инде ул дөньяда.
[4] Сез исә, балаларым, Аллаһыдан һәм ялган пәйгамбәрләрне җиңдегез, чөнки сездәге Рух дөньяда булганнан бөегрәк.
[5] Алар – дөньядан, шуңа күрә дөньяви сөйлиләр һәм дөнья аларны тыңлый.
[6] Без – Аллаһыдан. Аллаһыны танып белүче безне тыңлый. Аллаһыдан булмаучы исә безне тыңламый. Без шуның аша хакыйкать рухын һәм ялганлык рухын аера беләбез.
[7] Газиз дусларым! Бер-беребезне яратыйк, чөнки мәхәббәт Аллаһыдан килә. Һәр яратучы Аллаһыдан туган һәм Аллаһыны танып белә.
[8] Яратмаучы Аллаһыны танып белми, чөнки Аллаһы – мәхәббәт ул.
[9] Аллаһы безгә мәхәббәтен болай күрсәтте: Үзенең Углы аша безгә тормыш бирү өчен, Ул бердәнбер Углын дөньяга җибәрде.
[10] Мәхәббәт шунда: Аллаһының безне яратуында һәм гөнаһларыбызның кичерелүен алып килүче корбан итеп Углын җибәрүендә, Аллаһыны яратуыбызда түгел.
[11] Газиз дусларым, Аллаһы безне шулай яраткан икән, без дә бер-беребезне яратырга тиешбез.
[12] Аллаһыны һичкем һичкайчан күрмәгән. Әгәр бер-беребезне яратабыз икән, Аллаһы бездә яши һәм Аның мәхәббәте бездә камилләшкән була.
[13] Аллаһы безгә Үз Рухыннан биргән, шунлыктан без – Аллаһыда, ә Аның бездә калуын беләбез.
[14] Ата Үз Углын дөньяны Коткаручы итеп җибәргәнен без күрдек һәм бу хакта шаһитлык бирәбез.
[15] Кем дә кем Гайсәнең Аллаһы Углы булуын икърар итсә, аңарда Аллаһы яши һәм ул Аллаһыда яши.
[16] Шулай итеп, Аллаһының безгә карата булган мәхәббәтен таныдык һәм аңа инандык. Аллаһы – мәхәббәт. Мәхәббәттә яшәүче – Аллаһыда һәм Аллаһы аңарда яшәр.
[17] Шулай итеп, арабыздагы мәхәббәтебез камилләште, шуңа күрә кыямәт көнен без ышаныч белән каршыларбыз, чөнки Гайсә нинди булса, без дә бу дөньяда шундый булабыз.
[18] Мәхәббәттә курку юк, камил мәхәббәт куркуны куа. Курку җәза белән бәйле, куркучы кеше исә мәхәббәттә камилләшмәгән була.
[19] Без яратабыз, чөнки беренче булып Аллаһы безне яратты.
[20] Әгәр берәү: «Мин Аллаһыны яратам», – дип әйтеп тә, үзенең имандашына нәфрәтләнсә, ул – ялганчы. Үзе күргән имандашын яратмаучы кеше күрмәгән Аллаһыны ярата алмый бит.
[21] Менә безгә Аллаһы биргән әмер: «Аллаһыны яратучы кеше үзенең туганын да яратсын».