Skip to content
Opens in a new window

[1] Карагыз, Атабыз безне ничек нык яраткан: безне «Аллаһы балалары» дип атыйлар, һәм без, чыннан, Аның балалары. Дөнья кешеләре, Аллаһыны танымаганга күрә, безне белмиләр.

[2] Газиз дусларым, без – хәзер Аллаһы балалары, әмма безнең нинди булачагыбыз әле билгеле түгел. Шуны беләбез ки: Мәсих күренгәндә, без Аңа охшарбыз, чөнки без Аны, чынлыкта ничек булса, шулай күрербез.

[3] Шушы өметен Аңа баглаган һәркем, Мәсих пакь булгандай, үзен даими пакьләндереп тора.

[4] Гөнаһ кылучы һәркем Аллаһы канунын боза. Гөнаһ ул – канунсызлык.

[5] Сез Мәсихнең гөнаһларны Үз өстенә алыр өчен килгәнен беләсез. Ә Аңарда гөнаһ юк.

[6] Аңарда калучыларның берсе дә гөнаһ кылмый. Гөнаһ кылучыларның исә берсе дә Мәсихне күрмәгән һәм Аны танымаган.

[7] Балаларым, сезне һичкем алдамасын. Хак эш кылучы кеше Мәсих кебек үк хак була.

[8] Гөнаһ кылучы исә иблистәндер, чөнки иблис баштан ук гөнаһ кылып килде. Аллаһы Углы нәкъ менә иблис эшләрен җимерергә дип килде.

[9] Аллаһыдан туган зат гөнаһ кылмый, чөнки аңарда Аллаһыдан бирелгән орлык кала. Ул гөнаһ кыла алмый, чөнки Аллаһыдан туган.

[10] Аллаһы һәм иблис балалары болай аерылып таныла: хаклык кылмаучы, шулай ук үзенең имандашын яратмаучы Аллаһыдан түгел.

[11] Электән үк сез ишеткән хәбәр бу: без бер-беребезне яратырга тиешбез.

[12] Явыз иблистән булган һәм үзенең энесен үтергән Кабилдәй булмагыз. Ул ни өчен энесен үтергән? Чөнки Кабилнең эшләре явыз, ә энесенең эшләре хак булган.

[13] Имандашларым, сезгә дөнья кешеләре нәфрәтләнә икән, моңа гаҗәпләнмәгез.

[14] Без үлемнән тормышка күчкәнебезне беләбез, чөнки имандашларыбызны яратабыз. Яратмаучы исә үлем хакимлегендә тора.

[15] Үзенең имандашына нәфрәтләнүче һәркем кеше үтерүче була. Кеше үтерүченең мәңгелек тормышы булмаганын сез беләсез.

[16] Без мәхәббәтне шулай танып белдек: Мәсих Үзенең җанын безнең өчен бирде. Без дә имандашларыбыз өчен үзебезнең җаныбызны бирергә тиешбез.

[17] Кем дә кем, һәммә нәрсәсе булып һәм имандашының мохтаҗлыгын күрә торып, аңа шәфкать күрсәтмәсә, аңарда Аллаһы мәхәббәте ничек яшәр икән?!

[18] Балаларым, сүз һәм тел белән түгел, эшләребез һәм хакыйкать белән яратыйк.

[19] Шуның белән үзебезнең хакыйкатьтән булуыбызны белербез һәм, йөрәгебез безне кайчан да булса гаепләсә, аны Аллаһы каршында тынычландыра алырбыз. Аллаһы безнең йөрәгебездән бөек һәм Ул һәммә нәрсәне белә бит.

[21] Газиз дусларым! Әгәр йөрәгебез безне гаепләми икән, Аллаһыда ышанычыбыз бар,

[22] һәм ни генә сорасак та, Аңардан алырбыз, чөнки әмерләрен үтибез һәм Аңа яраклы эшләр эшлибез.

[23] Аның әмере шуннан гыйбарәт: без Аның Углы Гайсә Мәсихнең исеменә иман итәргә һәм Ул биргән әмер буенча бер-беребезне яратырга тиешбез.

[24] Аллаһының әмерләрен үтәүче Аңарда һәм Аллаһы әмерләрне үтәүчедә кала. Аллаһының бездә яшәвен безгә биргән Рухы аша белербез.

Яхъядан беренче хат — Chapters