Skip to content
Opens in a new window

[1] Баштан ук булган, без ишеткән, үз күзләребез белән күргән, күзәткән һәм кулларыбыз белән кагылган нәрсә – тормыш Сүзе хакында сөйлибез.

[2] Тормыш ачылды: без аны күрдек һәм аның турында шаһитлык итәбез. Атабыз белән булган, безгә ачылган мәңгелек тормышны сезгә игълан итәбез.

[3] Безнең белән аралашуыгызны теләп, үзебез күргән һәм ишеткән нәрсәне сезгә дә игълан итәбез. Ә без исә Ата һәм Углы Гайсә Мәсих белән аралашып яшибез.

[4] Куанычыбыз тулы булсын дип, боларны сезгә язабыз.

[5] Без Аңардан ишеткән һәм сезгә игълан итә торган хәбәр шуннан гыйбарәт: Аллаһы – яктылык, һәм Аңарда һичнинди караңгылык юк.

[6] Әгәр без: «Аллаһы белән аралашып яшибез», – дип әйтәбез, әмма караңгылыкта йөрибез икән – без ялганлыйбыз һәм хакыйкать буенча яшәмибез.

[7] Әмма Аллаһы яктылыкта булган кебек, без дә яктылыкта йөрсәк, димәк, бер-беребез белән аралашып яшибез һәм Аның Углы Гайсәнең каны безне теләсә кайсы гөнаһтан арындырып сафландырыр.

[8] Әгәр: «Гөнаһыбыз юк», – дисәк, үз-үзебезне алдыйбыз һәм бездә хакыйкать юк.

[9] Әмма гөнаһларыбызны икърар итсәк, Аллаһы гөнаһларыбызны кичерер һәм, һәртөрле хаксызлыктан арындырып, безне сафландырыр, чөнки Ул тугры һәм гадел.

[10] «Без гөнаһ кылмадык», – дисәк, Аллаһыны ялганчы итеп күрсәтәбез һәм Аның сүзе бездә булмас.

Яхъядан беренче хат — Chapters