[1] Сез Мәсих белән бергә терелеп торгансыз икән, күктәге нәрсәләргә ашкыныгыз, Мәсих анда Аллаһының уң ягында утыра.
[2] Җирдәге нәрсәләр турында түгел, күктәгеләр турында уйлап карагыз.
[3] Сез үлдегез, ә тормышыгыз Мәсих белән бергә Аллаһыда яшеренгән бит.
[4] Тормышыгыз – Мәсих, һәм Ул килгәндә, сез дә данын уртаклашып, Аның белән бергә килерсез.
[5] Шулай итеп, үзегездәге дөньяви теләкләрне: фәхешлек, бозыклык, нәфес, яман теләкне һәм потка табынуга тиң булган комсызлыкны үтерегез.
[6] Боларның барысы да Аллаһының ачуын китерә.
[7] Кайчандыр сез дә боларны эшләгәндә, шул юлларда йөрдегез.
[8] Ә хәзер сез аларның һәммәсеннән: ачу, ярсу, усаллык, яман теллелек һәм әдәпсез сүзләрдән котылыгыз,
[9] бер-берегезгә ялган сөйләмәгез. Сез бөтен кылган гамәлләрегез белән бергә элекке яшәү рәвешегезне кием салгандай салып ташладыгыз бит
[10] һәм яңа кеше булып киендегез. Яңа кешене яратучы Аллаһы, Үзен сезгә тагын да ныграк таныту өчен, сезне һәрвакыт Үзенә охшашлы итеп үзгәртеп тора.
[11] Шуңа күрә инде яһүди булмаганнар һәм яһүдиләр, сөннәтле һәм сөннәтсезләр, вәхшиләр, скифлар, коллар һәм иреклеләр арасында бернинди аерма юк, әмма Мәсих – һәммәсе һәм барысында.
[12] Сез, сөекле изгеләр, Ул сайлап алган кешеләр буларак, шәфкатьле, игелекле, тыйнак, басынкы, түземле булыгыз.
[13] Бер-берегезгә сабырлык күрсәтегез һәм, үпкәгез булса, бер-берегезне кичерегез. Мәсих сезне кичергәндәй, сез дә бер-берегезне кичерегез.
[14] Бу сыйфатларның барысына мәхәббәтне өстәгез, ул, һәммәсен берләштереп, камиллеккә илтә.
[15] Йөрәкләрегез белән Мәсихнең иминлеге хакимлек итсен. Сез, бер тәннең әгъзалары булып, нәкъ менә шушы иминлектә яшәү өчен чакырылгансыз бит. Рәхмәтле булыгыз,
[16] Мәсихнең сүзе сездә бар муллыгы белән урнашсын. Бер-берегезне һәр төрле зирәклек белән өйрәтегез һәм үгетләгез. Рәхмәт әйтеп, Аллаһыга мәдхияләр, мактаулы шигырьләр һәм рухи җырлар җырлагыз.
[17] Сез нәрсә генә эшләсәгез яки ни генә сөйләсәгез дә – барын да Хакимебез Гайсә Мәсихкә таянып һәм Аның аша Атабыз Аллаһыга шөкер итеп эшләгез.
[18] Хатыннар, Хаким Гайсәгә иман итүчеләр үзләрен ничек тотарга тиеш булса, ирләрегезгә шулай буйсыныгыз.
[19] Ирләр, хатыннарыгызны яратыгыз һәм аларга кырыс булмагыз.
[20] Балалар, һәрнәрсәдә ата-аналарыгызның сүзен тыңлагыз, чөнки бу Хакимгә мәгъкуль.
[21] Аталар, балаларыгыз кайгыга батмасыннар өчен, аларны ярсытмагыз.
[22] Коллар, дөньядагы хуҗаларыгызга һәрнәрсәдә буйсыныгыз, хезмәт итүегез кешеләргә ярарга тырышып һәм күз буяп түгел, ә тирән хөрмәт белән, Аллаһыдан куркып, чын күңелдән булсын.
[23] Хакимнән бүләккә мирас алачагыгызны белеп, нәрсә генә эшләсәгез дә, кешеләр өчен түгел, Хаким өчен эшләгәндәй, чын күңелдән башкарыгыз, чөнки сез Хаким Мәсихкә хезмәт итәсез.
[25] Ә хаксызлык кылучы үзенә тиешлесен алачак. Аллаһы каршында барысы да тигез.