[1] Сезнең хакка, Лаудикеядә яшәүчеләр һәм башка барлык мине йөзгә күрмәгәннәр хакына никадәр тырышуымны белеп торуыгызны телим.
[2] Мин моны, мәхәббәттә берләшеп, күңелләре күтәрелсен һәм тирән аңлауга һәм тулысынча ышануга ия булсыннар өчен эшлим. Шул рәвешчә алар Аллаһының серен – Мәсихне танып белерләр.
[3] Аңарда зирәклекнең һәм белемнең бөтен хәзинәләре яшеренгән.
[4] Мин моны ялагай сүзләр белән сезне һичкем алдамасын өчен сөйлим.
[5] Тәнем белән яныгызда булмасам да, рухым белән яныгызда һәм сездәге тәртипне, Мәсихкә иманыгызның ныклыгын күреп куанам.
[6] Мәсих Гайсәне Хаким итеп кабул иткәнсез икән, Аның белән берлектә яшәгез.
[7] Аңарда тамыр җәегез һәм төпләнегез, үзегезгә өйрәтелгән иман буенча ныгыгыз һәм рәхмәтле булу сезне чолгап алсын.
[8] Сак булыгыз, Мәсихкә түгел, кеше гадәтләренә һәм дөньяның идарә итүче көчләренә нигезләнгән, буш һәм алдавыч фәлсәфә белән сезне һичкем кол итмәсен.
[9] Аллаһы бөтен тулылыгы белән Мәсихтә гәүдәләнеп яши.
[10] Сезгә Мәсих аркылы тулы тормыш бирелгән, һәм Ул – һәммә башлыклар һәм хакимлекләр өстеннән Баш.
[11] Сез Аңарда, кеше кулы башкарган сөннәт белән түгел, гөнаһлы табигать хакимлегеннән азат итү, димәк, Мәсих сөннәте белән сөннәтләндегез дә.
[12] Суга чумдыру йоласын үтәгәндә, Аның белән бергә күмелдегез һәм, Аны үледән терелткән Аллаһының кодрәтенә ышану аркасында, Аның белән бергә терелдегез дә.
[13] Сез гөнаһларыгыз аркасында һәм сөннәтле булмавыгыз өчен үле булганда, Аллаһы сезне Мәсих белән бергә терелтте һәм барлык гөнаһларыбызны кичерде.
[14] Ул безгә каршы бурычнамәне кагыйдәләре белән гамәлдән чыгарды һәм, хачка кадаклап, бөтенләй юк итте.
[15] Өстен көчләр һәм хакимлекләрне бирелергә мәҗбүр итте һәм Мәсих аркасында җиңүне тантана итеп, аларны бар халык алдында фаш итте.
[16] Шулай итеп, ризык һәм эчемлек өчен яисә нинди дә булса бәйрәм яки яңа ай яисә шимбә көннәренә кагылышлы мәсьәләләр өчен сезне һичкем хөкем итмәсен.
[17] Болар – киләчәкнең күләгәсе генә, ә чынбарлык – Мәсихтә.
[18] Ясалма тыйнаклыктан һәм фәрештәләргә табынудан ләззәт табучы һичкем сезне бүләк алу хокукыннан мәхрүм итмәсен. Андый кеше үзе күргәннәр белән горурлана, кешелек акылының буш уйлары аны масаючан итә.
[19] Аның Башка мөнәсәбәте юк инде. Ә бөтен тән бары тик Башка таянып кына, буыннары һәм сеңерләре белән үзара беркетелеп һәм ныгытылып, Аллаһы кушуы буенча үсә бит.
[20] Сез Мәсих белән бергә үлеп, бу дөньядагы идарә итүче көчләрдән котылгансыз икән, ни өчен әле һаман бу дөньяда яшәүчеләрдәй
[21] «кагылма», «татыма», «тимә» кебек кагыйдәләргә буйсынасыз?
[22] Болар бары тик кеше уйлап чыгарган кагыйдәләргә, тәгълиматларга гына кагыла һәм аларның барысы да кулланганнан соң юкка чыга.
[23] Бу кагыйдәләр, үзләренең диндарлыкларын, ясалма тыйнаклык һәм тән талчыгуын көчләп тагып, ниндидер зирәклекне күрү мөмкинлеге тудыралардыр да. Чынлыкта исә бу кешелек нәфесләрен җиңәргә бер дә ярдәм итми.