Skip to content
Opens in a new window

[1] Чын күңелдән яраткан газиз Гәйгә иман итүчеләр бердәмлеге өлкәненнән сәлам.

[2] Газиз дустым, җаның иминлектә булгандай, һәрьяктан да имин һәм сәламәт бул, дип дога кылам.

[3] Монда килгән имандашларның хакыйкатькә тугры булуың, ягъни хак юлда йөрүең хакында шаһитлык бирүләренә мин бик шатландым.

[4] Минем өчен балаларымның хакыйкатьтә йөрүләре хакында ишетүдән дә зуррак шатлык юктыр.

[5] Газиз дустым, имандашлар, хәтта таныш булмаганнар хакына кылган һәммә эшләреңдә син ышанычлы.

[6] Алар синең мәхәббәтең хакында иман итүчеләр бердәмлеге алдында шаһитлык бирделәр. Зинһар, Аллаһыга яраклы рәвештә юлларын дәвам итсеннәр өчен, аларга булышсаң иде.

[7] Алар Мәсих исеме хакына, Аңа иман итмәүчеләрдән һичнәрсә кабул итмичә, юлга чыктылар бит.

[8] Димәк, хакыйкатьне таратуда бергә эшли алуыбыз өчен, без андыйларга булышырга тиешбез.

[9] Мин бердәмлеккә кыска итеп яздым, әмма араларында өстенлек итәргә яратучы Диотрефис безне игътибарга алмый.

[10] Шуңа күрә, яныгызга килсәм, аның кылганнарын игътибарыгызга җиткерермен. Ул безнең хакта яман сүзләр таратып кына калмый, хәтта имандашларны кабул итми, кабул итәргә теләүчеләргә комачаулый һәм бердәмлектән куып җибәрә.

[11] Газиз дустым! Явызлыкка иярмә, яхшылыкка ияр. Яхшылык эшләүчеләр Аллаһыдандыр, явызлык эшләүче исә Аллаһыны күрмәгән.

[12] Димитер хакында барысы да яхшы итеп сөйли, хәтта хакыйкать үзе дә аның ягында. Шулай ук без дә шаһитлык итәбез, һәм шаһитлыгыбызның хакыйкый булуын син беләсең.

[13] Мин сиңа күпне язар идем, әмма кара һәм каләм белән язарга теләмим.

[14] Тиздән синең белән күрешүемә өметләнәм. Шунда йөзгә-йөз бергәләп сөйләшербез.

[15] Иминлек сиңа! Сине дуслар сәламлиләр. Дусларыбызның һәркайсына аерым сәлам әйт.