Skip to content
Opens in a new window

[1] Аллаһы тарафыннан сайланган ханымга һәм аның балаларына иман итүчеләр бердәмлеге өлкәненнән сәлам. Мин сезне ихлас күңелдән яратам. Мин генә түгел, хакыйкатьне танып белгән һәммә кеше сезне ярата.

[2] Сезне үзебездә яши торган һәм безнең белән мәңге булачак хакыйкать өчен яратабыз.

[3] Атабыз Аллаһыдан һәм Гайсә Мәсих – Атаның Углыннан бирелгән мәрхәмәт, шәфкать һәм иминлек безнең белән хакыйкатьтә һәм мәхәббәттә булсын.

[4] Балаларың арасында Атабыз безгә әмер биргәндәй хакыйкатьтә йөрүчеләр булуы мине бик сөендерә.

[5] Хәзер, ханым, сиңа яңа әмер түгел, бәлки баштан ук без кабул иткән әмерне язам һәм үтенәм: бер-беребезне яратыйк.

[6] Мәхәббәт исә шуннан гыйбарәт: без Аллаһының әмерләре буенча йөрергә тиешбез. Баштан ук ишеткәнегезчә, Аның әмере шул: сез мәхәббәттә йөрергә тиешсез.

[7] Гайсә Мәсихнең кеше тәнендә килүен инкяр итүче алдакчылар дөньяда күбәеп китте. Андый кешеләр – алдакчылар һәм Мәсих дошманнары.

[8] Сез нәрсә хакына хезмәт куйганыбызны югалтмыйча, тулы әҗерен алыр өчен, сак булыгыз.

[9] Мәсих өйрәткәнне сакламаган һәм өйрәткәннәрнең чигеннән узган һәркемдә Аллаһы юктыр. Өйрәткәнне саклаучыда исә Ата да, Аның Углы да бар.

[10] Әгәр сезгә берәү килеп, шулай өйрәтмәсә, ул кешене өегездә кабул итмәгез һәм аны сәламләмәгез.

[11] Мондый кешене сәламләгән аның явыз эшләренә кушылып китә.

[12] Сезгә язасы сүзләрем күп, әмма кәгазьгә кара белән язарга теләмим. Куанычыбыз тулы булсын өчен, яныгызга килеп, сезнең белән сөйләшүемә өметләнәм.

[13] Аллаһы тарафыннан сайланган имандаш кыз туганыңның балалары сине сәламлиләр.