Skip to content
Opens in a new window

[1] Үзем дә өлкән, Мәсих газапларының шаһиты һәм киләчәктә ачылачак данны уртаклашучы буларак, арагыздагы өлкәннәрдән үтенеп сорыйм:

[2] Аллаһы сезгә ышанып тапшырган иман итүчеләр көтүен мәҗбүриләп түгел, үзегез теләп һәм Аллаһы ихтыяры буенча, акчага комсызланып түгел, күңел кушканча тырышлык белән көтегез.

[3] Сезгә тапшырылганнар белән хакимлек итмәгез, көтүгә үрнәк булыгыз,

[4] һәм Баш Көтүче килгәч, сулмый торган дан таҗын алырсыз.

[5] Яшьләр, сез дә шулай өлкәннәргә буйсыныгыз. Һәрберегез бер-берегезгә күндәм булыгыз, чөнки Изге язмада язылганча: «Аллаһы тәкәбберләргә каршы тора, тыйнак-күндәм бәндәләренә исә мәрхәмәтен күрсәтә».

[6] Шулай итеп, Аллаһының кодрәтенә буйсыныгыз, һәм Ул үз вакытында сезне югары күтәрер.

[7] Барлык мәшәкатьләрегезне Аллаһыга йөкләгез, чөнки Ул сезнең хакта кайгырта.

[8] Аек һәм уяу булыгыз, дошманыгыз иблис, кемне дә булса йотып җибәрү өчен, арысландай акырып эзләнеп йөри.

[9] Имандашларыгызның дөньяда шундый ук газапларга дучар ителүен белеп, иманда нык булып, иблискә каршы торыгыз.

[10] Мәсих аша безне Үзенең мәңгелек данына чакырып алган, бар мәрхәмәтнең чыганагы булган Аллаһы, сез беркадәр газап чиккәннән соң, көчегезне кайтарачак, куәт бирәчәк, ныгытачак һәм үзегезне какшамас итәчәк.

[11] Аңа мәңге-мәңгегә кодрәт булсын. Амин.

[12] Мин бу кыска хатны үзем ышанычлы дип санаган имандашыбыз Силас аркылы язып җибәрдем. Күңелегезне күтәреп, моның Аллаһының чын мәрхәмәте булуын раслыйм. Шул мәрхәмәт белән нык торыгыз сез!

[13] Бабилдәге сезнең кебек үк сайланган иман итүчеләр бердәмлеге һәм рухи углым Марк сезгә сәлам юллый.

[14] Бер-берегезне яратып һәм үбеп сәламләгез. Мәсихнеке булган һәммәгезгә иминлек булсын.

Петердән беренче хат — Chapters