[1] Шулай итеп, Мәсих тән газабы кичергәндәй, сез дә газапланырга әзер булыгыз, чөнки тән газабы кичерүче кеше гөнаһтан читкә борылды,
[2] нәтиҗәдә бу дөньяда калган вакытын инде ул нәфес буенча түгел, бәлки Аллаһы ихтыяры буенча яши.
[3] Гомерегезнең шактый өлешен мәҗүсиләр кебек азгынлыкка, гөнаһлы теләккә, эчкечелеккә, кирәгеннән артык күп ашау-эчүгә бирүегез һәм җирәнгеч потларга табынуыгыз инде җитәр.
[4] Ә хәзер мәҗүсиләр үзләре белән бергә шул ук азгынлыкларда катнашмавыгызга гаҗәпләнәләр һәм шуның өчен сезне яманлыйлар.
[5] Алар үлеләрне һәм тереләрне хөкем итәргә әзер булган Аллаһыга җавап бирергә тиеш.
[6] Тәннәрендә вакытта башкалар шикелле үк хөкемгә дучар булсалар да, рухлары белән Аллаһыдай яшәсеннәр дип, үле булганнарга да Яхшы хәбәр игълан ителде.
[7] Һәр нәрсәнең ахыры якынлаша, шуңа күрә дога кыла алу өчен, аек фикерле һәм тотнаклы булыгыз.
[8] Барыннан да бигрәк бер-берегезне эчкерсез яратыгыз, чөнки мәхәббәт күп гөнаһларны юкка чыгара.
[9] Бер-берегезгә зарланусыз кунакчыл булыгыз.
[10] Аллаһыдан нинди сәләт алган булсагыз, һәрберегез шул сәләт белән бер-берегезгә хезмәт итегез. Яхшы идарәчеләр кебек, Аллаһы тарафыннан бирелгән төрле сәләтләрне кулланыгыз.
[11] Берәү сөйли икән, Аллаһы сүзләрен әйткән кебек сөйләсен, берәү хезмәт күрсәтә икән, Аллаһы биргән көч белән хезмәт итсен, шулар белән Гайсә Мәсих аша һәрнәрсәдә Аллаһы данланыр. Мәсихкә мәңге-мәңгегә дан һәм кодрәт. Амин.
[12] Газиз дусларым! Сезне сынау өчен җибәрелгән утлы имтиханны үзегез белән булган ниндидер сәер хәл итеп күреп гаҗәпләнмәгез.
[13] Киресенчә, Мәсихнең даны ачылганга да тантана итеп куану өчен, Аның газапларында катнашучы буларак шатланыгыз.
[14] Сезне Мәсих исеме өчен мыскыл итәләр икән, сез бәхетле, чөнки сездә дан Рухы, Аллаһы Рухы яши.
[15] Кеше үтерүче, карак, явызлык кылучы яки башкалар эшенә тыкшынучы буларак берегез дә газапланырга тиеш түгел.
[16] Ә мәсихче буларак газап чигәсез икән, оялмагыз, мәсихче исемен йөртүегез өчен Аллаһыны данлагыз.
[17] Аллаһының хөкем итә башлау вакыты җитте. Иң элек Ул Үзенекеләрен хөкем итәчәк. Бу бездән башланса, Аллаһының Яхшы хәбәренә итагать итмәгәннәрнең ахыры ничек булыр?! Изге язмада язылганча:
[18] «Әгәр тәкъва кеше көчкә котыла икән, имансыз һәм гөнаһлы кая барыр?»
[19] Шулай итеп, Аллаһы ихтыяры буенча газап чигүчеләр үз җаннарын тугры Яратучыга тапшырсыннар һәм игелек кылуларын дәвам итсеннәр.