[1] Шушы хәлләрдән соң Ахашверош патша коры җирләрдә һәм диңгез утрауларында яшәүчеләргә ясак салды.
[2] Патшаның кодрәте һәм көче, патша югары күтәргән Мәрдәкәйнең бөеклеге хакында тулы мәгълүмат Мадай һәм Фарсы патшаларының елъязмаларына теркәлде.
[3] Үзенең халкы өчен игелекле эшләр кылучы, кавеменең иминлеген кайгыртучы, Ахашверош патшадан кала илдә иң зур түрә булган яһүди Мәрдәкәй яһүдиләр арасында дәрәҗәле кеше һәм күп санлы кардәшләренең яраткан углы иде.